Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт татар дәүләт драма театры Россиядә яшәүче татарлар өчен зур бүләк әзерли
Әлмәт татар дәүләт драма театры Россиядә яшәүче татарлар өчен зур бүләк әзерли

Әлмәт татар дәүләт драма театры Россиядә яшәүче татарлар өчен зур бүләк әзерли

Әлмәт татар дәүләт драма театры Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
уңаеннан Россиядә яшәүче татарлар өчен зур бүләк әзерли. Заман белән бергә атлаучы
театр үз спектакльләрен реаль вакыт режимында онлайн карау мөмкинлеге тудыра һәм 6
мартта 18 сәгатьтә almetteatr.ru сайтында “Кызлар килде авылга” спектаклен
трансляцияли.
Спектакль турында:
Биш-алты ел Ерыклы авылында бала туганы юк. Мәктәпне ябып куйганнар. Авылны
коткарып калу өчен туйлар үткәрергә кирәк. Мәчтүрә апа шушы планны тормышка ашыру өчен Казанга барып иң матур дүрт кызны сайлый. Аларны концерт куярга Ерыклыга чакыра, “Коткарыгыз егетләрне!” дип сөрән сала.
12+
Авторы: Наил Гаетбай, режиссеры: Илдар Хәйруллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*