tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры артисты халыкара сәнгать конкурсында җиңү яулады
Әлмәт театры артисты халыкара сәнгать конкурсында җиңү яулады

Әлмәт театры артисты халыкара сәнгать конкурсында җиңү яулады

Әлмәт театры актрисасы Римма Заһидуллина «THE FIRST SWALLOWS» халыкара сәнгать конкурсы — Мәскәү шәһәре федераль проектының 1нче дәрәҗә лауреаты булды.

Бәйгенең жюри составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, РФнең халык һәм атказанган артистлары, танылган музыкантлар, рәссамнар, язучылар, режиссерлар, шоу-бизнес вәкилләре керә.

Римма Заһидуллина Ян Сибелиусның «Девушка пришла домой с прогулки», Р. Яхинның «Күңелемдә яз» җырларын башкарды. Халыкара премияне оештыру комитеты яшь буын турында кайгыртуы, талантларга ярдәм итүе өчен Әлмәт театры директоры Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызына Рәхмәт хаты тапшырды.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*