tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендәге Каракүл авылының 360 еллыгына багышланган чарада катнашты
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендәге Каракүл авылының 360 еллыгына багышланган чарада катнашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендәге Каракүл авылының 360 еллыгына багышланган чарада катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген  эш сәфәре Омск өлкәсендә белән. Ул Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән бергә Каракүл авылына килде. Кунакларны биредә Омск өлкәсенең Большеречье районы башлыгы Василий Майстепанов, Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Тамир Алимбаев һәм милләттәшләребез чәкчәкләр белән каршы алды.

Милли Шура рәисе һәм губернатор Каракүл авылының 360 еллыгына багышлап оештырылган тантаналы чарада катнаша. Татарлар гомер иткән авыл турында беренче язмалар 1782 нче елларда күренсә дә, монда яшәүчеләр Каракүл XVI нчы гасырда ук барлыкка килгән дип саный. Бүген милләттәшләребез тарихи датаны гына түгел, Каракүлнең янгыннан соң кабат торгызылуын да бәйрәм итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге авылда быелның 6 нчы маенда зур янгын чыгып, йортлар янды. 14 торак йорт, 11 бина, берничә техника янып, күмергә әйләнә. 38 кеше урамда кала.  Бәлагә юлыккан  милләттәшләребезгә дөньяның төрле почмакларыннан ярдәм иттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүе турында да язган идек. Омск өлкәсе губернаторы тарафыннан да татар авылына матди ярдәм бирелә. 13 нче июльдә авылда алып барылучы төзелеш эшләре белән танышырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде.

Хәзерге вакытта янгыннан зыян күрүчеләр яңа йортлы булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков яңа төзелгән йортларны карадылар. “Сез үз авылыгыздан китәргә теләмәдегез. Каракүл халкының бердәм булуын күрсәттегез. Бүген авыл кабат торгызылды. Без ярдәм иткән һәркемгә – җитәкчеләргә дә, хәйриячеләргә дә, һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез, ” дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Бу көннәрдә Омск өлкәсендә туган якны өйрәнүчеләрнең форумы уза. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган тарихчылар, галимнәр дә Каракүл авылының 360 еллыгын бәйрәм итәргә килде. ” Әлеге чарада туган якны өйрәнүчеләрнең дә катнашуы бик әһәмиятле. Каракүл авылы язмышы, татарларның бердәмлеге тарих битләрендә дә калачак,” – дип бәяләде Милли Шура рәисе.

Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков бәлагә юлыккан Каракүл авылы халкына ярдәм иткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, хәйриячеләргә зур рәхмәтен җиткерде.

Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина авыл халкы исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурковка, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка авыл халкына шундый сынаулы вакытларда терәк булган өчен, Каракүл халкына матди ярдәм белән булышкан барлык татарларга зур рәхмәтне җиткерде. “Без авылны бердәм көч белән кабат торгыза алдык. Йортлар инде бер-бер артлы төзелеп бетә. Үз өен, каралтыларын кем ничек сафка бастырырга теләде, шулай эшләнелде, ” – диде ул.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*