tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры онлайн-марафонда Бөек Җиңү көненә багышланган спектакль тәкъдим итәчәк
Әлмәт театры онлайн-марафонда Бөек Җиңү көненә багышланган спектакль тәкъдим итәчәк

Әлмәт театры онлайн-марафонда Бөек Җиңү көненә багышланган спектакль тәкъдим итәчәк

Әлмәт драма театры «Кайда минем илем» әсәрен «Дороги Победы» ачык театраль онлайн-марафонында күрсәтергә җыена.

«Татар-информ»га театрда сөйләүләренчә, онлайн-марафон Россиядә дүртенче тапкыр уза.  Ул А. Н.Островский исемендәге Димитровград драма театрының интернет-платформасында эфирга чыга.

Өч көн дәвамында Россия шәһәрләре театрларының Бөек Җиңү көненә багышланган спектакльләре трансляцияләнә. Алар арасында Татарстанның Әлмәт театры һәм Чаллы курчак театры спектакльләре дә бар.

Әлмәт драма театры спектакле 11 майда 14.42 сәгатьтә башлана һәм 16.26 сәгатькә кадәр дәвам итә. Аннары эстафетаны Донецк республика академия яшьләр театры номеры ала. Ә аннан соң тагын Әлмәт «Мечь» шигыре белән чыгыш ясаячак.

12 майда 19.00 сәгатьтә марафонга нәтиҗә ясалачак. Онлайн-марафонда катнашучы 36 театр 65 эш тәкъдим иткән. Белгечләр алар арасыннан төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сайлап алачак. Тамашачылар да үзләренә охшаган спектакльләр өчен тавыш бирә ала.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*