tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды
Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды

Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды

Шәүвәл аеның 17нче көнендә (7нче майда), Чаллы шәһәрендә “Витязь” спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россия һәм Татарстанның көрәш федерацияләре, Яр Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.

Спортчылар сигездән тугызга кадәр, теркәлү узып, үлчәнделәр һәм намаз тәртипләрен белү буенча тест үттеләр. Сәгать унда күпләгән кунаклар катнашында чараның рәсми ачылышы узды. Катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы имамнары һ.б. сәламләде.

Бәйге традицион рәвештә Аллаһының сүзе булган Коръәни-Кәрим аятьләре уку белән башланды. Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән укыды һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

Турнирның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул татар халкы тормышында көрәшнең урынын, дәрәҗәсен билгеләп, әлеге спорт чарасының төп максатларына тукталды. “Урын алмаучылар, хаҗга юлламаны ота алмаучылар күңелләрен төшермәсеннәр, иң мөһиме – катнашу. Яшьләребезне спортка җәлеп итү буенча татарча көрәшнең әһәмияте бик зур. Башка ярышлардан аермалы буларак, бары намаз уку тәртипләрен белгән көрәшчеләр генә кертелә. Бу – яшьләрне һәм спортчыларны дингә тарту буенча бик зур эш булып тора”, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнирның төп максаты булып актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру тора.

Турнирга спортчылар Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның Актаныш, Арча, Зәй, Буа, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кукмара, Теләче, Яшел үзән, Әгерҗе, Балтач, Мөслим, Алабуга, Чирмешән районнарыннан, хәтта Чувашия, Башкортстан, Карачаево-Черкесия республикаларыннан килде. Барлыгы 80гә якын спортчы катнашты.

Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узды.

Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар үзләренә тиеш булган кыйммәтле бүләкләрен, диплом һәм медальләр алды. Шуннан соң үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар чыгып, хаҗга юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Җирәбәдә кул көрәшендә һәм татар милли көрәшендә җиңүчеләр катнашты. Хаҗга юллама белән кул көрәшендә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Фаракшин Булат лаек булды. Ул кул көрәше белән 10 елга якын шөгыльләнә. Командалар арасындагы исәптә беренче урынга Чаллы командасы лаек булды. Икенчедә – Лаеш, өченчедә – Әлмәт.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*