tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтнең 1нче мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды
Әлмәтнең 1нче мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Әлмәтнең 1нче мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Нефтьчеләр төбәгендә зур чара – данлы тарихы, матур бүгенгесе һәм өметле киләчәге булган беренче мәктәп үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Әлмәт тарихында гына түгел, ә республика өчен дә эре хәрефләр белән язып куярлык олпат вакыйга булды ул.

Бер гасыр вакыт узып, күпме сулар акса да, беренче мәктәп элек тә, хәзер дә үз кыйбласына тугры калды, милли йөзен үзгәртмәде дияргә була. Балаларда милли үзаң тәрбияләүне беренче урынга куйды һәм хәзер дә шулай.

Әлеге юбилей уңаеннан нефтьчеләр төбәгенә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Иң элек мәртәбәле кунаклар мәктәп эчендә төрле күргәзмәләрне карады, соңыннан тантана Әлмәт театры бинасында дәвам итте.

– Бик күп шәхесләрне укытып чыгарган беренче мәктәп бөтен республика күләмендә олы горурлыгыбыз. Мин бу данлы вакыйга шаһиты булуым белән чиксез шатмын, – диде Фәрит Мөхәммәтшин коллективны һәм укучыларны бәйрәм белән котлап. – Иң элек безнең өчен һәрвакыт өлге булып калачак һәм мәктәпнең матур башлангычында торган Мирза Каюм улы Таһировны искә алырга һәм аның якты истәлеге күңелләрдә мәңгегә булуын әйтергә кирәктер. Аның исеме мәктәп тарихында гына түгел, ә бөтен нефтьчеләр төбәгендә эре хәрефләр белән уелды һәм мәңгеләштерелде. Милли йөзе булган мәктәп әле дә үзенә тугры. Коллектив бердәм, көчле укучылар бар. Әле быел да менә өч медалист чыгуын әйтеп бик сөендерделәр.

Тантанада мәктәп тормышында балкыган һәм үз өлешен керткән һәр мөгаллимне билгеләп уздылар. Бүләкләр белән бергә матур мизгелләр дә күп булды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин алдынгы укытучыларга Рәхмәт хатлары да тапшырды.

– Беренче мәктәп һәрвакыт һәм һәрьяклап беренче булырга тиеш, – диде ул.

Мәктәп уңышында һәм бүгенге бөтенлегендә иң элек «Татнефть» җәмгыятенең өлеше зур булуын да аерым атап үттеләр. Компания генераль директоры Наил Маганов та үз чиратында олы вакыйга уңаеннан мәктәп коллективына 1 млн сум сертификат һәм микроавтобус бүләк итте.

Мәктәпне шефлыкка алган «Татех» акционерлык җәмгыяте һәм аның генераль директоры Ирек Акрамович Хәйруллин исә компьютер кабинетын яңартуга 1 270 000 сум күләмендә сертификат тапшырды.

Ныклы нигезе булган данлы мәктәпнең көче дә, куәте дә барлыгына инандык кичәдә. Коллектив та, ветераннар да, итәгатьле укучылар да, ярдәмчел һәм аңлаучан әти-әниләр дә бербөтен булып, мәктәпнең төпле бүгенгесен тәшкил итәләр дип әйтергә тулы җирлек бар.

http://almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*