tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә ансамбльләр һәм күмәк җыр башкаручы яшүсмерләр арасында бәйге үтте
Әлмәттә ансамбльләр һәм күмәк җыр башкаручы яшүсмерләр арасында бәйге үтте

Әлмәттә ансамбльләр һәм күмәк җыр башкаручы яшүсмерләр арасында бәйге үтте

Кичә Әлмәттә “Татнефть” АҖнең “Рухият” фонды тарафыннан оештырылучы “Сандугач сайрар илем” XXIII иҗат фестивале кысаларында ансамбльләр һәм күмәк җыр башкаручы яшүсмерләр арасында бәйге үтте.

Анда Зәйдән “Энергетик” Мәдәният сараеның Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” һәм “Азаль” вокаль-хореография ансамбльләре катнашты. Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге мәртәбәле жюри талантлы балаларның чыгышын югары бәяләде. “Мирас” һәм “Азаль” үз яшь категорияләрендә I дәрәҗә лауреат булдылар. Аларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Энҗе Әгъләмова
zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*