tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттән 63 яшьлек имам Илдус хәзрәт Маликов бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үтте
Әлмәттән 63 яшьлек имам Илдус хәзрәт Маликов бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үтте

Әлмәттән 63 яшьлек имам Илдус хәзрәт Маликов бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үтте

27 март көнне Әлмәт районының Салкын Алан авылы имамы Илдус хәзрәт Маликов 110 чакрым йөгерде. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Салкын Алан авылына 100 ел тулуга багышланды. Йөгереш, Мамадыш районы Соколка авылыннан башланып, Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланды.

Илдус хәзрәт Маликов белән бергә йөгерешкә Татарстанның Карабаш бүлегенең Аксакаллар шурасы башлыгы Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Татарстанның Түбән Кама бүлеге Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов та чыкты. Аларга Илдус хәзрәт Маликовның шәкерте 14 яшьлек Павел Сыбленков да кушылды.

Илдус хәзрәт бу ниятне тормышка ашыруга әзерлек, юлда очраган авырлыклар, киләчәккә планнары турында сөйләде. Алар йөгереш вакытында татар дин әһелләре эшләгән, җирләнгән урыннарга тукталышлар ясады, Илдус хәзрәт үзе “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” плакатын күтәреп йөгерде. Яз көне булганлыктан һәм су чыгу сәбәпле, Кама елгасы аша боздан йөгереп узу мөмкин булмаган, шуңа күрә Яр Чаллы күпере аркылы Каманың икенче ягына машина белән әйләнеп килергә туры килгән. Алар, Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратына тукталып, Таҗетдин Ялчыгол каберенә кереп дога кылды. Илдус хәзрәт Имәнлебаш авылы халкына зиратка керү юлларын кардан чистартып куйганнары өчен рәхмәтен әйтте.

“Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәндә ханнарыбыз хәнәфи мәзһәбен сайлаган, алар шул мәзһәбтә яшәп, үз акыллары, ихтыярлары белән алганнар. Исламны кабул иткәндә Әл-Болгари дигән галимебез хәнәфи мәзһәбенә ныклап ябышырга һәм аны халыкка таратырга чакырган. Без хәзер, йөгерешкә чыгып, аның юлын дәвам итәбез, очрашканда кешеләргә мәзһәбнең әһәмиятен аңлатабыз. Йөгереш вакытында Мамадыш районының Атарка авылына туктадык, анда ханнарның резиденциясе булган, догалар кылдык. Ә Түбән Кама районы Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол мәдрәсәсе эшләгән. Шулай ук аны да искә алдык”, – диде хәзрәт. Быелгы йөгерештә мәктәп балалары белән очрашу нияте дә булган. Әмма каникул вакытына туры килү сәбәпле, бу ният тормышка ашмаган.

Белешмә:

Илдус хәзрәт Маликов йөгерү белән 1980 елдан бирле шөгыльләнә. Ул 2009 елда Кытайда “Тимер кеше” триатлонында җиңү яулаган. 2019 елда +1 градуслы суда 10 чакрымны 24 сәгатьтә йөзеп, рекорд куюга ирешкән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*