tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмира Кәлимуллина “Татарча диктант”ка дулкынланып әзерләнгәнен әйтте
Эльмира Кәлимуллина “Татарча диктант”ка дулкынланып әзерләнгәнен әйтте

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган “Татарча диктант” акциясенә дулкынланып әзерләнгәнен әйтте. Чарада барлыгы 300дән артык кеше катнашты.

Эльмира Кәлимуллина диктантка бик дулкынланып әзерләнгәнен әйтте. “Мәктәптә укыганда ук укытучы булып, диктант яздыру теләге бар иде. Ул зур җаваплылыкны сорый икән”, – диде җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Көз” повестен бүген төнге икедә укып чыктым, диктант яздыру өлешен исә аеруча игътибарга алдым. Өйдә репетицияләр ясадым, бик ныклап әзерләндем”, – ди Эльмира Кәлимуллина.

Эльмира Кәлимуллина диктантны язган һәр кеше текстның мәгънәсен дә аңласын иде дигән фикердә. “Мин интонациямдә өч нокталы, өтерле урыннарны чагылдырырга тырыштым. Диктантны язучыларның барысы да уңышлы язуына өметләнәм”, – ди ул.

Җырчы, икенче елга “Татарча диктант” акциясенә килеп, үзенең дә диктант язарга теләге барлыгын әйтте.

  • Диктантны КФУның мөгаллимнәре тикшерәчәк. “Диктантның нәтиҗәләре ноябрь ахырында diktant.tatarсайтында чыгарылачак. Һәр кеше үзенең сертификатын ала алачак”, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*