tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әмирхан Еникинең ун хикәясе төрек телендә китап булып чыкты
Әмирхан Еникинең ун хикәясе төрек телендә китап булып чыкты

Әмирхан Еникинең ун хикәясе төрек телендә китап булып чыкты

Төркиядә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең хикәяләре төрекчә китап буларак дөнья күрде. Аны төрек галиме Альп Әрән Дәмиркая тәрҗемә итеп бастырган.

Китап «Онытылмас минутлар» дип исемләнгән. Анда татар әдибенең адәм баласындагы психологик халәтне сүрәтләүче ун хикәясе урын алган.

«Бу китап өчен Еникинең мәхәббәт, көнчелек, ялгызлык, үкенү, сагыну, курку кебек темаларга караган хикәяләрен сайладым. Аларда мәхәббәтнең төрле чагылышларын, хакыйкать артына яшеренгән ялгышны күрүдән барлыкка килгән күңел кайту халәтен күрергә мөмкин. Бу әсәрләр диалогларга яшерелгән мең төрле сораулар аша комсызлыкның, дошманлыкның нинди буш һәм мәгънәсез әйберләр булуы турында уйландырта», — ди тәрҗемәче Альп Әрән Дәмиркая.

177 битлек китапта Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау», «Шаяру», «Яшьлек хатасы», «Фәридун белән Фирая», «Бабайлар», «Картлар», «Кыз һәм сәгать» «Әҗәл дигәнең», «Онытылмас минутлар», «Бер сүз» кебек хикәяләре басылган.

Әмирхан Еники әсәрләрен тәрҗемә итеп, нәшриятка әзерләүче әдәбият галиме Альп Әрән Дәмиркая кереш сүз өлешендә Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Ул әдипне хәзерге татар әдәбиятының мөһим исемнәренең берсе, дип бәяләгән.

«Әмирхан Еники — татар милләтенең мәдәни кодларын киләсе буыннарга күчерүне үзенең изге бурычы дип санаучы, җитәкчеләрне дә, дәүләт белән идарә итү политикасын да ачыктан-ачык тәнкыйтьләргә батырчылык иткән һәм үзенә генә хас булган стиле белән башка каләмдәшләренә йогынты ясаган автобиографик хикәяләүче әдип. Еники гуманистик хисләрне торгызу белән беррәттән социаль проблемаларга тирәннән үтеп керә», — дип язган.

«İdeal Kültür Yayıncılık» нәшриятында басылган «Онытылмас минутлар» китабын Альп Әрән Дәмиркая, татар әдәбиятының нечкәлекләрен һәм байлыгын күрсәткән укытучым, дип, остазы галимә Дания Заһидуллинага багышлаган.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*