tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 144 яшьлек татар галиме вафат
144 яшьлек татар галиме вафат

144 яшьлек татар галиме вафат

144 яшьлек Мәүләви Мөхәммәд Әмин Тотор (Татар) илнең төньягындагы Руйи Ду Аб өязендә тормыштан киткән, дип хәбәр итә Әфганстанның Милли телевидениесе.

«Татар-информ» язуынча, «Бөек мәвләви» буларак танылган Мөхәммәд Әмин Тотор Әфганстанның күренекле галимнәреннән һәм аксакалларыннан берсе була. 90 ел элек Аманулла хан идарә иткән чорда ул Һиндстанда Деобанд мәдрәсәсен тәмамлаган һәм 15 хөкүмәт идарә иткән чорда яшәгән.

Туганнары сүзләренә караганда, Мәүләви Мөхәммәд Әмин дүрт тапкыр өйләнгән һәм балаларының берничә буынын күргән. Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тотор татар милләтеннән булган.

Фото: © vk.com/afghan_voice

Автор:Резида Валитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*