tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты татар дин галимнәренең сирәк хезмәтләрен нәшер итәчәк
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты татар дин галимнәренең сирәк хезмәтләрен нәшер итәчәк

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты татар дин галимнәренең сирәк хезмәтләрен нәшер итәчәк

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар дин әһелләренең гарәп телендә нәшер ителгән күренекле хезмәтләрен бастыруга кереште.

Билгеле булганча, Россия мөселман галимнәренең гарәп телендә нәшер ителгән күпләгән хезмәтләре бөтен ислам дөньясында киң танылу алган. Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Муса Бигиев һәм Габденнасыйр Курсавиның китаплары Татарстаннан һәм илебездән читтә дә билгеле, алар дөньякүләм мөселман дини мирасының зур өлешен тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән 1917 елгы инкыйлабка кадәр танылу алган дини хезмәтләр кабаттан бастырыла башлады. Әлеге китаплар арасында – Муса Бигиевның иң беренче нәшер ителгән, Коръән тарихы буенча үзенчәлекле энциклопедия булып киткән “Тарих әл-Коръән вә әл-Мәсахиф” фәнни хезмәте, Габденнасыйр Курсавиның суфыйчылык өйрәтмәләренә һәм Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларына багышланган “Әл-иршад ли әл-гыйбад” китабы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһәр Шәрәфнең Аллаһының сыйфатларын өйрәнүне дәвам итүче “Әл-Мирсад фи тәраҗим риҗәл әл-иршад” хезмәте бар.

Проектның төп электрон чыганагы – darul-kutub.com онлайн китапханәсе, бүгенге көндә әлеге сайтта 1600га якын уникаль тарихи басма һәм сирәк кулъязма чыганаклар урын алды.

Проект кысаларында 15-тән артык китап нәшер ителәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*