tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнгам Атнабаев исемендәге премия тапшырылды
Әнгам Атнабаев исемендәге премия тапшырылды

Әнгам Атнабаев исемендәге премия тапшырылды

Башкортстан Республикасының Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның әдәби мирасын һәм иҗади эшчәнлеген өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Алик Харис улы Локманов һәм Башкортстан, Татарстан Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Рамил Мотагар улы Чурагулов Тәтешле районының премиясенә лаек булдылар.

Шагыйрьнең якты истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге әлеге премия булдырыла. Ул әдипнең туган көне – 23 февраль көнне тапшырыла. Премияне алучылар арасында Әнгам Атнабайның сеңлесе – Зинира Атнабаева, шагыйрьнең туганы Мәгъдән Атнабаев, Салават Фәтхетдинов, Каһим Әүхәтов һәм башкалар бар.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*