tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Энҗе Садыйкова: «Рәссамнар белән эшли башлау – «Хатлар йорты» проектының яңа дәрәҗәсе»
Энҗе Садыйкова: «Рәссамнар белән эшли башлау – «Хатлар йорты» проектының яңа дәрәҗәсе»

Энҗе Садыйкова: «Рәссамнар белән эшли башлау – «Хатлар йорты» проектының яңа дәрәҗәсе»

«Хатлар йорты» проекты «Искусство жить» мәдәни-мәгърифәти киңлектә яңа коллекцияләрен тәкъдим итте. Проект авторы Энҗе Садыйкова үткән ике елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, уңышлы коллекцияләрне тасвирлады.

«Айсылу белән төрле проектлар эшләдек. Якыннанрак аралаша башлагач безнең проект буенча фикерен сорадым. Ул: «Сезгә рәссамнар белән эшләр вакыт җитте. Рәссамнар белән эшли башлагач, проектыгыз яңа дәрәҗәгә чыгачак», диде. Җитте ул көн», дип сүзен «Искусство жить» мәдәни-мәгърифәти киңлеген гамәлгә куйган Айсылу Насыйбуллина белән таныштырудан башлады Энҗе Садыйкова.

Рәссамнар белән эшләнгән яңа коллекцияләрнең берсе «Туганлык җепләре» дип атала. Аның авторы – рәссам Лилия Гәрәева. Икенче коллекция – шаян открыткалар.

«Төп миссия, әлбәттә, туган телне табигый рәвештә куллану. Татар халкын берләштерү дә – безнең эшебез. Тел, мәдәният аша милләтне яраттыру да безнең миссиягә керә», дип «Хатлар йорты» проекты белән тыныштырды Энҗе Садыйкова.

«Без 8 елдан артык эшлибез. Кешене шаккатыру кыен. Бу елдан-ел авыррак, ләкин кызыграк. Соңгы ел эчендә сигез яңа коллекция чыгардык», дип дәвам итте ул.

«Өч ел элек яңа проектлар эзли башладык. Открыткаларның кызыклы бер күренеш булуын күрдек. Бу чын мәгънәсендә бизнес-проект. Бу «Татмедиа»га милли кодның килеп керүе. Энҗе үзе дә безнең өчен яңалык булды», диде кичәгә килгән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков.

«Безнең газета-журналларыбыз да күп, радио-телевидение дә бар. Ләкин шул кечкенә генә открыткалар проекты эчтәлеге һәм татарлыкны тарату ягыннан зуррак та. Татар милли коды булган ул открыткалар дөнья буйлап тарала», дип дәвам итте ул.

«Открытка ул ризык та, кием дә түгел, иминлек чарасы да түгел. Ансыз да яшәп була. әгәр кеше кызыксына икән, димәк, халыкка кирәк, тел дә исән», диде Энҗе Садыйкова теманы дәвам итеп.

Яңа коллекцияләрне тәкъдим итү кичәсендә Камал театрының атказанган артисты Фәнис Җиһанша да катнашты. Ул үзенең Энҗе Садыйкова инициативасы белән иҗат ителгән «Битлексез» альбомын искә төшерде. «Бу альбом аркасында мин театрда көнләшүләрдән бигрәк, Энҗенең иреннән каһәрләр ишеттем. «Компьютерын ачып куйган да, синең фотоларны тезә, минем белән кафега да бармый», дигән иде ире», диде ул.

  • «Хатлар йорты» мөселман темасына, ретро-хатлар, Казан фотографияләре, җырлы хатлар серияләре ясаган. Быел туристик сезон кысаларында 2 меңнән артык открытка сатылган. «Ак барс» клубы белән коллаборацияләр эшләнгән.
  • Соңгы ике ел эчендә барлыгы 36 мең открытка чыгарылган. Аның 23 мең ярымы сатылган. 79 яңа сату нокталары барлыкка килгән. Алар хәзер 100гә якын.
  • Яңа коллекцияләрне тәкъдим итү кичәсендә катнашучылар арасында яңа коллекция открыткалары белән лотереялар уйнатылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*