tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсән-Елга авылында төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм модельле китапханә ачылды
Әсән-Елга авылында төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм модельле китапханә ачылды

Әсән-Елга авылында төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм модельле китапханә ачылды

Кукмара районы Әсән-Елга авылында сөенечле зур вакыйга. Биредә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, якташыбыз, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, “Ватаным Татарстан”, “Көмеш кыңгырау” газеталары, “Ялкын” журналы мөхәррияте вәкилләре катнашты.

“Республика программаларында бик теләп катнашабыз. Үзенең икенче яшьлеген кичергән әлеге мәдәният йорты да нәкъ менә программа буенча һәм иганәчеләрнең ярдәме белән төзекләндерелде, анда яңа җиһазлар кайтты. Ә инде китапханә исә федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына эшләнде. Ул районда иң заманча китапханә хәзер. Биналар беркайчан буш тормасын, аларга халык теләп йөрсен һәм рухи азык тупласын, үзенә кирәкле мәгълүматны алсын иде. Бәйрәм белән барыгызны да”, – диде район башлыгы.

Мәдәният йортында төзекләндерү эшләрен Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге “Стройком Плюс” җәмгыяте егет-кызлары башкарды. Бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Кыскасы, биредә төзүчеләрнең кулы тимәгән бер генә почмак та калмады.

Ә инде китапханәгә керсәң, бөтенләй дә чыгасың килерлек түгел. Анда интерактив идән, телевизор, “Мини-шәһәрчек” дигән йомшак келәм һәм уңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар зонасы оештырылган. Шулай ук биредә татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин. Дискуссия, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә кору өчен дә шартлар тудырылган, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә махсус уку зонасы булдырылган, начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән дә китаплар бар. Китапханәгә кереп заманча компьютерлар артында да үзеңә кирәкле мәгълүматны таба аласың.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*