tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы
Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы

Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы

Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе узган елны күп һәм төрле мәдәни чаралар үткәрде. 2022 нче елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән автономия рәисе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских таныштырды.

-Мохтәриятнең максаты халкыбызның телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә багышланган. Узган ел без оештырган чаралар уңышлы, нәтиҗәле узды. Үз эшләрен чын күңелдән яраткан, энтузиаст, милләт җанлы Илтус Уразмаметовка, Клим Садыйковка, Әлфия Айбатовага, Римма Шәриповага, Роза Яхинага, Розалия Корманалиевага, Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләремне белдерәм. Күңелләребездә онытымаслык матур хисләр калдырган, яшь буын өчен кирәкле чараларның берничәсендә тукталып китәм. Танылган язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Я.К.Зәнкиевка багышланган викторина үткәрдек. Катнашучылар Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнардан, Казан шәһәреннән булдылар. Беренче мәртәбә оештырган “Язгы моңнар” дип исемләнгән иҗат фестивалендә Тубыл, Омск, Лангепас, Нефтеюганск, Сургут шәһәрләреннән, Вагай, Яркәү, Тубыл, Төмән районнарыннан сәләтле катнашучыларны барладык. Җиңүчеләргә диломнар, бүләкләр тапшырдык.

Безнең автономия каршында иҗат төркеме “Илтус һәм дуслар” “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле белән бердәмлектә өлкәбезнең татарлар яшәгән шәһәрләрдә татар концертларда, милли бәйрәмебез Сабантуйларда да катнаштылар. Мәктәп яшьтәгеләр, яшь буын һәм өлкән яшьтәгеләр танылган шагыйрә Гөлфизәр Абдархманованың якты истәлегенә багышланган шигърият конкурсында авторның шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Җиңүчеләрне себер татар мәдәният үзәгендә бүләкләү тантанасы узды.

Автономия әгъзалары фәнни юнәлеш буенча себертатарлары тарихы, мәдәнияте, теле буенча фәнни–практик конференцияләрдә чыгыш ясадылар. Тубыл шәһәр Думасы белән бердәмлектә себер татарлары музеен булдыру буенча эш алып барылды. Тарих фәннәре докторы Ф.Т.Вәлеевка багышланган түгәрәк өстәл артында утырышта катнашытык. Узган елны максат итеп куелган эшләр, күп мөһим чаралар башкарылды. Яңа татар мәдәниятен, сәнгатен үстерү буенча югары дәрәҗәдә эшебезне актив алып барырбыз дип планнаштырабыз. Тирән эчтәлекле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, викториналада очрашырга язсын,-дип сөйләде.

Шулай ук Зәйтүнә Абдарашитовна чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән шәһәр Думасы депутаты М.А.Никитинга, Э.Р.Мәхмутовка,”Бәрәкәт” фондына, М.С.Хөснетдиновага, Р.Х.Насыйровка, Бөтендөнья татар конгрессына, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерде.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*