tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җаббаров вафат
Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җаббаров вафат

Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җаббаров вафат

Бүген Әстерханда яшәүче татарлардан кайгылы хәбәр килде. Әстерхан татар халык театры артисты 46 нчы яшендә Ринат Җаббаров вафат. Соңгы елларда татарның яраткан артисты Ринат Рәис улы авырган була.

Ринат һәм Наилә Җаббаровлар ике бала тәрбияләп үстерәләр иде.

Ринатның әтисе Рәис Җаббаров 50 елдан артык Әстерхан татар халык театрының баш режиссеры булып эшләде. Надия ханым исә бар гомерен укытучылык эшенә багышлады. Алар тәүфыйклы бердәнбер бала тәрбияләп үстергән иделәр. Бүгенге көндә Рәис Җаббаровка 82 яшь, Надия ханым 80 нче дистәсен ваклаган. Уллары Ринат алар өчен терәк булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Ринат Җаббаров туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*