tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенең финал сынаулары уза
“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенең финал сынаулары уза

“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенең финал сынаулары уза

Казанда “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенең финал сынаулары бара. 366 катнашучы арасыннан төп этапка 16 бала  – 9 кыз һәм 7 малай сайлап алынган. Берничә бала төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган. Нәтиҗәдә, 5 малай һәм 8 кыз бәйгедә җиңү өчен көрәшә.

Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда өченче ел оештырыла. Бәйгедә үзен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел арта.

Кичә балалар үз-үзен “Визитка” конкурсында күрсәтте. Аларның чыгышларында ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан үз шәҗәрә “җеп”ләрен барлады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан әби-бабаларын искә төшерде. Шулай ук нәни катнашучылар Казанның Урицкий паркында концерт номерлары куеп, сүзгә, биюгә-җырга осталыкларын күрсәтте. Малайлар өчен шулай ук спорт ярышлары оештырылды, шулай ук алар күннән беләзекләр үрделәр һәм каешлар ясадылар.

Кызчыклар өчен сынаулар бүген дәвам итте. Казан кафеларының берсендә нәни хуҗабикәләр бәрәңге тәкәсе пешерде Аннары Бөтендөнья татар конгрессы бинасында сәйләннәр белән изү бизәделәр.

“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесе җиңүчеләре 17 июнь көнне Урицкий паркында билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*