tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда фәнни-гамәли конференция үтте
Әстерханда фәнни-гамәли конференция үтте

Әстерханда фәнни-гамәли конференция үтте

27 нче мартта Әстерхан дәүләт университеты китапханәсендә “Дуслык”татар милли-мәдәни җәмгыяте “Якташ язучылар”дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырды .

“Дуслык” җәмгыяте рәисе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев Әстерхан татар язучыларына багышлап зур проект игълан иткән иде. Әлеге проектның беренче этабы – конференция. Чараны “Дуслык” җәмгыяте әгъзасы, ӘДУ студенткасы Мифтяева Серур Али кызы алып барды. Ул Әстерханның беренче татар хатын кыз шагыйрәсе Газизә Сәмитова(1862-1929)  иҗаты белән  катнашучыларны таныштырды. 2018 елда  Гәзизә Сәмитованың исемен ачучы да Серур апа. Ул аның турында зур гамәли эш башкарды. Газизәнең дәфтәрен Санкт Петербург шәһәре китапханәсенә барып тапкан иде.

“Ак калфак” оешмасы һәм ана теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Есенбаева Наилә Ислам кызы  Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылы шагыйрәсе Зөлхәбирә Ишбирдиева – Урусова(1929-2011)  ижаты, тормыш юлы турында чыгыш ясады.Шагыйрәнең “Киләчем минем” җырын да Киләче әбиләре башкаруында  катнашучыларга тәкъдим ителде. Әстерхан шагыйрәсе, өч  шигырь  җыентыгы авторы Фардинә Җигалованың (1957) иҗатына да зур бәя бирде.

Татар теле укытучысы Вәлиева Гөлфия Әнәс кызы Җәмәле авылы шагыйрәсе Мәйсәрә Үмәрова (1936-2024), Нариман районы Канга авылы шагыйрәсе Сөембикә Досаева (1932-2012) иҗаты  турында Әнзия Давыт кызы Захарьява- Тихомирова  сөйләделәр. Әстерхан язучысы,прозаик  Камил Рәхим улы Гайсин “Әстерханның күренекле кешеләре” исемле яңа китабын презентацияләде. Ул унтугыз китап авторы.

Конференциядә төрле милләт вәкилләре катнашты. Казах теле укытучысы Гомәрова Алия Елеусиновна чарадан алган уй-фикерләре белән уртаклашты. Язучы, прозаик Ложникова Наталья Вячеславовна һәм  укытучы Гамидова Светлана Борисовна Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен  укыдылар. Грузин театры артисты Роберт Аванесян әлеге чарага махсус татарча өйрәнеп килгән “Салкын чәй”җырын башкарды.

Коференциядә катнашучылар  якташ язучыларыбыз иҗаты буенча китап укучылар конференциясе үткәрергә, Газизә Сәмитова исемендәге премия булдырырга кирәк дигән фикер белдерделәр.

Наилә Есенбаева, Әстерхан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*