tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә Бөтенроссия татар балары видеофестиваленә нәтиҗәләр ясадылар
Әтнәдә Бөтенроссия татар балары видеофестиваленә нәтиҗәләр ясадылар

Әтнәдә Бөтенроссия татар балары видеофестиваленә нәтиҗәләр ясадылар

Әтнәдә фестиваль быел 6 нчы тапкыр оештырылды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздырыла. Конкурска Мари Эл республикасы, Саба, Балтач, Арча, Теләче, Әтнә районнарында яшәүче балалардан барлыгы 66 видеоязма килгән. Катнашучылар арасында мәктәпләр генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә бар. Чөнки аларда да теле һәм видеостудияләр эшләп килә. Анда сәләтле балалар, үсмерләр шөгыльләнә. Жюри әгъзалары барлык эшләр арасыннан 27 сен финалга сайлап алган. Бүген Әтнәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Кыска метражлы видеоязмаларда туган авыл, туган җир, мәктәп тормышы, районнардагы тырыш кешеләр, сугыш ветераннарының язмышлары, милли гореф-гадәтләрне саклау, чын дуслык һ.б. шундый темалар күтәрелә. Алар үз хезмәтләрен “Авылым тарих битләрендә”, “Үрнәк шәхесләр”, “Данлы еллар, данлы юллар”, “Мәктәп маҗаралары”, “Музыкаль клип” номинацияләрендә тәкъдим итте.

Бөтенроссия татар балары видеофестиваленең башында торучы, аны ел саен уздыру өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе – Әтнә районының мәктәптән тыш эшләр үзәге өлкән методисты Раилә Фәхретдинова: “Бу фестиваль татар балаларына туган телләрендә видеоязмалар, музыкаль клиплар төшерергә мөмкинлек бирә. Без шундый юл белән туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга өлеш кертәбез,” – ди. Быелгы фестивальдә Гран-прига Әтнә районының Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре төшергән “Әтнә” видеоклибы лаек булды. Барлык җиңүчеләр дә үз номинацияләрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев имзалаган дипломнарга лаек булды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*