tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ренат Харисны үз мәктәбе зурлап каршы алды
ВИДЕО: Ренат Харисны үз мәктәбе зурлап каршы алды

ВИДЕО: Ренат Харисны үз мәктәбе зурлап каршы алды

Апрель – Буа шәһәренең Академик Роальд  Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе өчен аеруча җаваплы ай. Ул  тулысы белән Россиянең дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска багышлана.

Әнә шулай зурлап каршы ала мәктәп үз укучысы Ренат Харисны. Дөрес, ул укыганда бинасы да башка, мәктәп исеме дә Луначарский хөрмәтенә атала. Хәзер  исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук. Туган җир җылысын бирүче, үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт.

Ул көнне ишегалды мәктәпкә кайткан кунаклар белән  тулды. Монысы да гадәти. Чөнки биредә ел саен Ренат Хариска багышланган фәнни гамәли конференция оешырыла.

Конференциянең “Сәнгатьне күрү” музеенда башланып китүенең асыл мәгънәсе бар. Ул музей Ренат Харис исемен йөртә. Аңа әлеге мәктәптә эшләгән мөгаллимә -шагыйрә, язучы Гөлнур Айзат нигез салган. Биредә нинди генә шәхесләр булмаган. Хәтта Мостай Кәрим дә кайткан. Нәкъ аның алдында Ренат Харис якташларым өчен үз исемем­дәге премияне булдырачакмын, дип вәгъдә итә. Һәм әлбәттә сүзендә тора.  Ел буе әзерләнеп көтәбез ди мәктәп укучылары.

Сәламләү чыгышыннан соң Рәссам шагыйрь үз музеена  картиналарын бүләк итте.

Мәктәп директоры Светлана Победимская укучылары ирешкән уңышларны сөйләгәннән  соң  экология юнәлешендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Ай буе мәктәп балалары Ренат Хариска атап газета, махсус календарь әзерләп бастырган. Якташ шагыйрьнең иҗатын өйрәнгәннәр һәм бик теләп күпләр рәсем бәйгесендә катнашкан

Әлеге рәсемнәр мәктәпнең актлар залына эленгән,  фәнни –гамәли конференциянең тантаналы ачу өлеше нәкъ шунда  үткәрелде.

Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Македонская чыгыш ясады һәм  котлаунамә тапшырды. Тиздән Ренат Харисның 80 яшьлек юбилее . Әлеге конференция   юбилей уңаеннан үткәрелгән чараларның тәүгесе.

Сигезенче тапкыр үткәрелгән Ренат Харис конференциясендә  Буа якташлык җәмгяте вәкилләре  дә ел саен катнаша. Тәүфыйк Сәгыйтов, Наил Шәмиев, Раил Зыятдинов, Ислам Әхмәтҗанов -. алар барысы да  Буа төбәгеннән  чыккан Татарстанның  күренекле шәхесләре.

Сәхнә түренә чыгып сүз алучлырның һәрберсенә Ренат Харис өч телдә басылган яңа китабын бүләк итте.

“Ренат Харис һәрвакыт юлда, һәр яңа шигыре белән туган җиренә, халкына якыная, аларның сихәтен, җан җылысын, олылыгын иҗатында тулырак чагылдыра бара”- дип язган иде тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин  Казан утлары журналында. Конференция кунагы буларак хәләл җефете  Фәүзия белән беренче кайтулары. Шулай ук шигъри остазларын Казан утлары баш мөхәррире Рөстәм Галиулин, шагыйрь Рифат Сәлах  та котлады.

Гадәттә Ренат Харис исемендәге премия өч укучыга бирелә, узган ел чикләүләр булу сәбәпбе тапшыра алмагач быел 6 укучыга бүләкләнде. Шуларның икесе Академик Роальд  Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.

Башлынгыч чорда Ренат Харис премиясе үзе укыган мәктәп укучыларына гына тапшырылса, хәзер Буа районының башка мәктәпләре укучыларына да бирелә.  “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без”VIII республикакүләм конференциясенең өченче өлешендә барлыгы 50 дән артык укучы катнашты.

Конференция башланган елларда Ренат абый белән хәләл җефете Лилия апа да жюри буларак бәя биргән була.

Конфернция 3 секциягә бүленеп эшләде. Аларның бер төркеме Ренат Харис иҗатында туган телне, илне саклау проблемаларын, икенчеләре Ренат Харис иҗатында халыклар бердәмлеген өйрәнгән. Ә өченче секциядә катнашучылар  Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрдә  сәнгатьле уку бәйгесендә ярышты.  Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*