tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча “Кызыл канәфер” акциясе башланды
Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча “Кызыл канәфер” акциясе башланды

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча “Кызыл канәфер” акциясе башланды

Россия халкы быел да, 27 апрельдән 22 июньгә кадәр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча “Кызыл кәнәфер” Бөтенроссия акциясенә кушыла ала. Миллионнарча кешегә таныш булган кәгазь һәм тимер значокларны челтәр кибетләрендә, интернет-ресурсларда табып булачак, шулай ук аларны волонтерлар өләшәчәк.

Быел бу значокны илнең 75 төбәгендә юнәтергә мөмкин булачак. Аны “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары һәм “Күңелләре белән яшь” волонтерлык программасында катнашучылар тарата. Россиянең зур шәһәрләре урамнарында махсус тартмалар тоткан волонтерлар  – шул “Кызыл канәфер” значокларын өләшүчеләр. Узган елдан башлап, значокны халык өчен яхшы мәгълүм интернет-кибетләрдән дә җиңел генә сатып алырга мөмкин. Шулай ук аларны Россия почтасы бүлекләрендә һәм челтәр кибетләрендә (Лента һ.б.) дә табарга була.

ЦСКА футболчылары янә, Җиңү көненә багышланган Россия Премьер-лигасының истәлек уены кысаларында, “Кызыл кәнәфер” акциясенә теләктәшлек белдерәчәк. Уен 1 минут тынлыктан башланып, спортчылар кырга акция символикасы белән чыгачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*