tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар татарлары Габдулла Тукайга багышланган шигърият кичәсенә чакыра
Краснодар татарлары Габдулла Тукайга багышланган шигърият кичәсенә чакыра

Краснодар татарлары Габдулла Тукайга багышланган шигърият кичәсенә чакыра

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип аталган шигърият кичәсе оештыра.

Әдәби-музыкаль кичәдә Краснодар татарлары оешмасы ветераннары һәм яшьләр катнашыр дип көтелә.

«Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган очрашу „Туган тел“ җыры белән башланачак. Шагыйрьнең „Эшкә өндәү“, „Сабыйга“ шигырьләре, „Шүрәле“, „Кәҗә белән сарык“ әкиятләреннән өзекләр яңгыраячак. Кунаклар „Пар ат“ җырын да ишетә алачак. Кичә чәй табыны артында тәмамланачак», — диде «Болгар-К» татар оешмасы ветераны Мөнәфирә Клевцова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Очрашу 29 апрель көнне 18 сәгатьтә Краснодар шәһәренең Красноармейская урамындагы 53 йортта урнашкан Милли мәдәниятләр үзәгендә була.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*