tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә милли утарлар буйлап театральләштерелгән экскурсияләр барлыкка киләчәк
Әтнәдә милли утарлар буйлап театральләштерелгән экскурсияләр барлыкка киләчәк

Әтнәдә милли утарлар буйлап театральләштерелгән экскурсияләр барлыкка киләчәк

Татарстан мәдәнияте өлкәсендә хезмәт куючы җитәкчеләрнең МВА юнәлешендә белем ала башлавы театрларга яңа проектлар булдырырга ярдәм иткән.

«Югары бизнес мәктәбендә уку Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби мемориаль музее белән иммерсив проект тормышка ашырырга этәргеч бирде. Әлеге башлангыч музей пространствосын җанландырырга, һөнәри яктан үсешебезгә уңай яктан йогынты ясый», – дип чыгыш ясады Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин.

«Без яңа – театральләштерелгән экскурсион продукт булдырырга телибез. Милли утарлар буйлап театральләштерелгән экскурсияләр. Мәсәлән, Әтнә районы буйлап аерым бер туристик маршрут төзергә була», – дип дәвам итте ул.

Әтнә театры директоры Олы Мәңгәрдә 1 нче гильдия сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров утарын, Олы Әтнәдә сәүдәгәр Гатаулла Даутов йортын, Бәрәскәдә 1769 елда сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салдырылган беренче таш мәчетне һәм башкаларны искә алып узды.

«Әлеге проектлар ярдәмендә без яшәгән төбәк туристлар өчен генә түгел, республикабыз халкы өчен дә кызыклы яклары белән ачылыр иде», – диде ул.

Ленур Зәйнуллин үз чыгышында Әтнә дәүләт театрының уңышларын – Гомәр Мәрданов исемендәге театр фестиваленә нигез салынуын, фестивальләргә уңышлы катнашуларын, репертуарда милли әсәрләр булуын әйтеп узды.

Әтнә театры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан сабантуй мизгелләрен сәхнәдә күрсәтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*