tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы!

Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Сез – халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, тәҗрибәле, нык куллы җитәкче. Башлаган эшләрегез, төпле фикерләрегез һәрвакыт хакимиятебез һәм халык тарафыннан хуплап алына, җиренә җиткереп башкарыла. Сез милләтебезне, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрисез, гореф-гадәтләр, тарих, мәдәният, сәнгать белән кызыксынып яшисез. Бөтен дөнья татарларын бер йодрыкка туплап, армый-талмый аларга хезмәт итүегез Сезгә карата тирән хөрмәт һәм ихтирам хисе уята, милләтебезне елдан-ел югарырак биеклеккә күтәрә. Татар халкы Сезне, милләтпәрвәр улын, үзенең таянычы, телебез, мәдәниятебез сагында торучы көчле рухлы, нык куллы җитәкче буларак кабул итә.

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы! Без ышанабыз, Сез башкарган эшләр, туплаган тормыш тәҗрибәгез, төпле фикерләрегез милләтебезне тагын да югарырак үрләргә күтәрер. Киләчәк тормышыгызда корычтай нык сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, эшегездә зур уңышлар телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*