tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте
Чаллыда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте

Чаллыда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте

2023 елның 1нче февралендә Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Монда Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты.
Бәйгедә катнашучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе һәм алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашып, осталык дәресе үткәрделәр.
Укытучыларның дәресләрен составында Татарстан республикасы Мәгариф Һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы И.И. Халиков, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Р.Р. Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Р.Ә. Баһавиева булган жюри бәяләде.
Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган конкурсантлар 2023 елның 20-24 мартында узачак йомгаклау этабына катнашачак.

Чыганак: chelny-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*