tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә районы башлыгы бүләгенә хоккей ярышы үткәрелде
Әтнәдә районы башлыгы бүләгенә хоккей ярышы үткәрелде

Әтнәдә районы башлыгы бүләгенә хоккей ярышы үткәрелде

23-24 февраль көннәрендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Әтнә авылының хоккей мәйданчыгында район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов призына хоккей ярышы булды. Бу турыда район басмасы “Әтнә таңы” сайты хәбәр итә.

Районда хоккей уенына игътибар зур, аны яратучылар да күп булганга, приз өчен иң көчле биш команда уйнады.

“Бик әзерлекле көчле ярышлар булды бу”,- дип бәяләде тренерлар.

Беренче урында – Олы Әтнә командасы, икенче урында – Бәрәскә командасы, өченче урында – Күәм командасы.

Җиңүчеләргә Кубок,бүләкләр тапшырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181582/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*