tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйшә урта мәктәбендә «Тукай укулары» бәйгесенә йомгак ясалды
Әйшә урта мәктәбендә «Тукай укулары» бәйгесенә йомгак ясалды

Әйшә урта мәктәбендә «Тукай укулары» бәйгесенә йомгак ясалды

Әйшә урта мәктәбендә «Тукай укулары» бәйгесенең муниципаль турына йомгак ясалды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 60тан артык укучы көч сынашты.

Балаларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Ленар Шәех бәйгедә катнашучыларның шигырьләрне сәнгатьле укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына кагылышлы саллы фикерләрен, киңәшләрен ирештерде.

Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре буенча С.Гыйматдинов исемендәге Осиново бистәсенең IV сыйныф укучысы Азамат Шәмсетдинов, Норлат урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Әдилә Гыйләҗева һәм X сыйныф укучысы Газиз Сәйфетдиновка тиңнәр табылмады. Алар Яшел Үзән районы данын яклап, 15 апрельдә Яңа Кырлайда узачак республика бәйгесендә чыгыш ясаячак. Яшь Тукайчыларга анда да уңышлар юлдаш булсын.

Эльвира Бачкова

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*