tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә «Татар кызы, татар малае» бәйгесе узды
Әгерҗедә «Татар кызы, татар малае» бәйгесе узды

Әгерҗедә «Татар кызы, татар малае» бәйгесе узды

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Татар кызы, татар малае бәйгесен уздыру – районда күптәннән килүче матур традиция. Һәрвакыттагыча, ул быел да югары дәрәҗәдә үтте.

Балаларның осталыгын сынаучы, туган телебез, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләүче әлеге бәйгене оештыручылар аны Әгерҗе районы тарихы белән дә бәйләгәннәр. Чөнки быел район оешуга – 95 ел. Тәрбиячеләрнең дә балаларга туган төбәгебез тарихын, аннан чыккан күренекле шәхесләрне, районыбыз язучы-шагыйрьләрен, аларның балалар өчен язылган әсәрләрен өйрәтүне максат итеп куйганлыклары конкурста сыналган малай-кызларның «Мин – яшь ватанчы» проектын яклаган вакытларында да күренде. Ул турыда бераз соңрак.

Бәйге балалаларның үзләре белән таныштыруларыннан башланды. Милли киемнәрдән, башларына түбәтәй, калфак киеп сәхнәгә чыгып, тугыз-ун куплетлы шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп тамашачы хозурына җиткерделәр алар. Иң мөһиме, «Татар дигән асыл телебез бар!», «Мин – татар, бөек Тукай телендә сөйләшәм» диюләре аларның татар булулары белән горурланулары турында сөйли дә инде. Афәрин, балалар!

5-6 яшьтә генә булсалар да, малай-кызлар сәхнәдә үзләрен бик иркен тотулары белән дә шаккатырдылар. Әнә, Кадыбаштан Мәлик Гыйззәтуллин инде гармун телләрен дә чиертә башлаган. Баянчы әтисе Рамил аңа да, быел 1 сыйныфта укучы олы уллары Нариманга да гармун сатып алган.

–       Бездә һәр кич концерт, – дип елмая әниләре Гөлназ. – Малайлар уйныйлар да, бииләр дә.

Сүз уңаеннан: узган ел Нариман әлеге бәйгедә икенче урын иясе булган. Быел энесе өчен көч бирергә килгән. Сүзгә тапкыр Мәлик абыйсын да уздырмады микән әле?!

7нче бакчадан Риназ Камалтинов та әнисе Гөлия кебек биюче булыр, ахры. Әниле-уллы сәхнәне балкыттылар алар бу көнне. Ә менә Тирсәдән Ильмир Закиров чыгышы гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Әтиләрен эштән әнисе белән мул табын әзерләп көтүләре, аңа үзенең уңышлары турында сөйләве гаиләнең ныклыгы, татулыгы турында сөйләде.

«Мин – яшь ватанчы» бәйгесе туган төбәгебез, аның тарихы, күренекле кешеләренә багышланган проектларны яклауны үз эченә алган иде. Әлбәттә, балалар әле проект сүзенең мәгънәсенә дә бик төшенеп бетмиләрдер. Шуңа күрә бу эштә аларга тәрбиячеләре, әти-әниләре ярдәмгә килгән. 7нче бакчадан Дилә Мөстәхимова Барҗы-Умгадан чыккан драматург Таҗи Гыйззәт турында сөйләсә, Биектаудан Элина Сәлимуллина туган авылы Биектау белән таныштырды. Салагыштан Самат Закировның да эше кызыклы иде. Бакчада тәрбиячеләре Әгерҗе районы белән таныштырган булганнар, аннан бергәләп альбом ясаганнар. Әнә шул альбомдагы рәсемнәр буенча сәяхәткә алып чыкты ул. 8нче бакчадан Айсылу Садыйкованың туган шәһәребезгә багышланган чыгышы бик кызыклы һәм файдалы булды. Ә менә 4нче бакчадан Айзә Латыйпова «Нур» мәчете турында сөйләп кенә калмады, гаиләсе белән ясаган иман йортының макетын да тәкъдим итте. Гореф-гадәтләр, традицияләр әби-бабаларыбыздан килгәнлеге, алар йортында сакланучы сандыкларда булуы беркемгә дә сер түгел. 9нчы бакчадан Рөстәм Гайнуллин, Кодаш авылында яшәүче әби-бабасы йортының макетын күрсәтеп, биредәге хәзинә турында сөйләде.

Чынлап та, чара зәвыклы, матур бизәкләргә бай, тирән эчтәлекле узды. Малай-кызларның саф татарча сөйләшүләре сокландырды.

Жюри рәисе – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә олы рәхмәтен белдереп:

–       Бу бәйгенең дәвамлы булуын телим. Балалар бик булдыклы, сәләтле, кыю. Киләчәктә алар телебезне ныклап камилләштерсеннәр. Шуңа күрә алар белән өйдә татарча сөйләшегез, ә бакчада татар телендә чаралар күбрәк уздырылсын иде, – диде.

Бәйгедә «Татар кызы» исеменә лаек булган Айсылу Садыйковага – калфак, «Татар малае» Риназ Камалтиновка түбәтәй тапшырылды. Калган балалар төрле номинацияләр җиңүчеләре булдылар. Барлык малай-кызлар да медальләр, Грамоталар, татарча китаплар һәм татлы приз белән бүләкләнделәр.

salavatkupere.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*