tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты
Васил Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә  булды. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасарлары Фәрһат Латыйпов белән Марс Тукаев та катнашты. Дини уку йортының эшчәнлеге белән Милли Шура рәисен мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин таныштырды.

Биредә имам-хатыйблар, Ислам нигезләрен, Ислам фәннәрен һәм гарәп теле укытучыларын әзерләп чыгаралар. Ул Казанның Яңа бистәсендәге “Ал мәчет” бинасында урнашкан. Уку йортында шәкертләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Васил Шәйхразыев уку бүлмәләре, китапханә эшчәнлеге белән танышты. Тарихи бинада урнашкан мәдрәсәдә музеен да булдырганнар.

Үткәннәргә күз салсак, Казанның 10нчы мәхәллә мәчете, «Тәбәнәк Бохаралы мәчете», аннан «Ал мәчет» дип аталган мөселман гыйбадәтханәсе Казан сәүдәгәре Муса Исмәгыйль улы Апанаев тарафыннан 1808 елда төзелгән. Мәчет каршында 1917 елга кадәр мәдрәсә эшләп килгән.

1905 елда сәүдәгәр Садыйк Мөхәммәт улы Галикәев акчасына мәчет бинасы киңәйтелә. Мәчет комплексына мәдрәсә, мәчет, имам йорты һәм таш кибет кергән.

1931 елның 22 июлендә ТАССР ҮБК карары белән гыйбадәтханә ябыла. Совет чорында мәчет бинасы тулай торак һәм Х. Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең санаторий-профилакторие итеп кулланылган, үзенчәлекле архитектурасы булган бинага җитди үзгәрешләр кертелгән. Мөселманнарга мәчет бинасы 1998 елда кайтарып бирелә.

Уку йорты белән белән танышканнан соң, “Ал мәчет”тә кунаклар бергәләшеп җәмәгать намазын укыдылар. Ифтар ашы башланыр алдыннан Васил Шәйхразыев мәдрәсәгә һәрдаим матди һәм мәгънәви ярдәм күрсәтеп торучы күренекле җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган табибы Рамил Габделхак улы Тураевка Бөтендөнья татар конгрессының”Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен ” медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*