tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйт, авылым, кайда соң моң?
Әйт, авылым, кайда соң моң?

Әйт, авылым, кайда соң моң?

Гомәр, Госман, Гали, Ша­кирә, Мәймүнә, Нурсәхи, Кә­римә, Әминә, Нурсалих — бу XX гасыр башында Самара өлкәсе Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәгән Әбүбәкер һәм Бисал Гәрәевләр гаиләсендә туган ту­гыз баланың исемнәре. Шу­лар­ның бары тик өченчесенә — 1912 елның 24 июлендә туган Галигә генә татар тарихына кереп калырга насыйп була.

Бу баланы, бик моңлы булып үскәнгәдерме, әллә кәсеп­ле булсын өченме, элеккеге Мәтеби, хәзерге Иске Ус­ман авылында яшәүче тальян гармуннары ясау остасы Җани­әхмәткә өйрәнчеклеккә би­рә­ләр. Шулай итеп, бала 12 яшен­нән гармун ясау неч­кә­лек­ләренә өйрәнә башлый һәм ике ел эчендә һөнәр иясе була.

Егет Мәтебинең иң матур кызларының берсенә — Шәяхмәт мулла кызы Минкамалга гашыйк була. Алар Минкамал бе­лән матур гына тормыш корып җибәрәләр.

Камышлыда яшәүче Әкъ­лимә апа Насыйрова Гали бе­лән Минкамалның кушылуын болай исенә төшерә: “Минем әти белән Минкамалның әтисе бертуганнар иде. Гали дә безгә туган тиешле булганга күрә, ул әтиемнән яучы булып баруын соралды. Барды, баруын. Тик кызның әтисе: “Тормыш башларга йорты гына да булмаган гармунчыга дип кыз үстермәдем мин”, — дип борып җибәрә. Ә икенче көнне үзе килеп: “Күпер төбендәге тал­лыкта иртәнгә кадәр гармун моңланды, бөтен авылны елатты. Яшьләрнең рән­җеше төшәр, Аллам сак­ла­сын. Кызымны, бәхилләп, Га­лигә кияүгә бирәм”, — дип әйтә.

Минкамал апа белән Гали абый, тормыш авырлыкларына карамастан, бик матур һәм кызыклы гомер кичерделәр. Гали абый бик тә шаян кеше булуына карамастан, моңын гармун телләренә салып калдырды. Гармунын кулына алса, хәтта кошлар да тынып кала иде”, — дип тәмамлады сүзен Әкълимә апа.

“Гали, зур оста булып танылгач, ясаган 16 телле тальянын миңа да бүләк иткән иде. Мин аны әле дә саклыйм. Заказ буенча ясаган тальян гармуннарының берсен Андижан шәһәрендә күрергә насыйп булды. Шулай ук Америкага, Финляндиягә, Германиягә дә гармуннарын артель аша җибәргәнен беләм”, — дип искә ала Әхтәм ага Госамов.

Сугыш башланганда Гали гаиләсе белән Ульяновск шә­һәрендәге корал ясау заводын­да эшли була. Шуңа да аңа тылда калу өчен бронь бирелә, һәм ул шунда 1945 елга кадәр эшли. 1939 елда туган улы Ахъяр, 1943 елда туган Искәндәр кыска гомерле булалар. Ә 1950 елда туган Мәмдүдә (Ташкентта яши), 1956 елда туган Әс­фәндияр (Самарада яши) һәм кече уллары Җәгъфәр (Камышлыда) бүген дә исәннәр.

Сугыштан соң Гали Гәрәев туган авылы Иске Ярмәккә кайта һәм аның гаиләсенә берничә ел кеше фатирларында яшәргә туры килә. Алтмышынчы еллар башында гына авыл уртасында аның өр-яңа өе калкып чыга. Шифер башлы, челтәрле тәрәзәле бу йорт авылда берәү генә булып, күз явын алып тора иде.

Гармун ясау сәләтен югалт­маган ир бөтен вакытын яраткан эшенә багышлый. Ләкин Советлар илендә бөтен кеше дә хөкүмәт эшендә булырга ти­еш иде бит. Ул, Минкамалын Кләүледәге инвалидлар ар­те­ленә эшкә урнаштырып һәм үзе дә шунда язылып, ныгытып тальян гармуннары ясау эшенә керешә. Кайбер гармуннарын ул артель аша, икенчеләрен авылдашларына, тирә-як авыл­ларда яшәүчеләргә сата. Гар­мун ясаучының даны ерак­ларга таралгач, почта аша Россиянең төрле почмакларына, хәтта чит илләргә дә җибәрергә туры килә. Уфа шәһәрендә яшәүче бертуганы Нурсәхи аны чимал белән тәэмин итеп тора. Ә Шакирә сеңелесенең улы Наил Гали абзыйсы янында бө­терелә, гармун ясау һөнәре  белән кызыксына башлагач, оста аны ярдәмче итеп ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, егет, җәйге кыр эш­ләре тәмамланган араларда, абзыйсына гармуннар ясарга булыша.

1960 — 1965 елларда тальян гармуны модада иде бит. “Хатлар аша килгән заказлар күп булса да, ел дәвамында барысы да гармунлы булалар иде. Гармун бер ай эчендә ясалып бетә иде. Нота грамотасын белмәгән Гали абзый, яң­гырашын дөрес төзегәнлеген тикшерү өчен, кояш баешында капка төбенә чыгып утыра да уйнап җибәрә иде. Димәк, Гали тагын бер гармун ясаган, дип аңлый иде авыл халкы”, — дип искә ала иде Иске Ярмәктә яшәүче туганнан туганы Наил абый.

Элек губерна Думасы депу­таты булып эшләгән Гомәр Вәлитов та бу мизгелләрне кү­ңелендә саклый: “Минем әти Гали абыйның өе каршындагы янгын каланчасында авылны ян­гыннан саклый иде. Оста яңа гармунын алып чыгып бераз уйнагач: “Зөфәр, тавышы ничек, яхшы яңгырыймы?” — дип сорар иде”.

Әйе, гомерләр тиз уза икән шул. Безгә бакча күршесе генә булган Гали абыйның ос­та­ханәсенә классташым Әсфән­дияргә ияреп минем дә кер­гәләгәнем булды. Ул вакытларда гармун остасы балалар­га тылсымчы булып күренә иде.

Ситсы чаршау артындагы кеч­кенә генә почмакта таралып яткан тимер, агач, ситсы кисәкләреннән ничек итеп шундый матур яңгырашлы гармун ясап була да, ничек итеп аның телләренә баскаласаң, шундый гаҗәеп музыка туа? Бу минем өчен әле дә сер булып кала.

Гомумән, безнең төбәктә яшәүчеләр тальян гармунга гашыйк кешеләр. Районыбызның һәр авылында кимендә ун гармунчы бар дисәк тә, ялгышмабыз. Бик күп йортта ата-баба истәлеге булып хромка, тальян гармуннары саклана, кай­берләрендә скрипкалар да бар әле. Иске Ярмәк авылының «Ак каен» татар халык фольк­лор ансамбле Россиянең бө­тен төбәкләрендә танылган «Яр­мәк вагы» биюен Гали гармуны көенә генә башкара. Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артис­ты, якташыбыз, мәрхүм Рөс­тәм Вәлиев, атаклы Гали гар­муннары белән иң абруйлы сәхнәләргә чыгып, тальянны дөнья күләменә дә танытты.

Гали Гәрәев 1976 елның 17 августында бакыйлыкка күчте. Шуннан соң егерме биш ел буе Гали Гәрәевне зурлап искә алучы булмады. Тик 2000 елда гына Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык ансамбленең музыка җи­тәкчесе, баянчы, мәрхүм Гамил Галиуллин һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы, Самараның мәдәният-сәнгать институтын тәмамлап, Камышлы районының мәдәният бү­леге җитәкчесе булып эшли баш­лаган Гөлчәчәк Гайсина (Гатауллина) инициативасы белән Иске Ярмәктә беренче тапкыр “Уйнагыз, Гали гармун­нары!” фестивале оештырыла. Аның статусы нинди булганын хәзер тәгаенләп әйтә алмыйм, тик авылга бик күп гармунчыларның Гали гармуннарын күтәреп кайтуларын хәтерлим. Кайберәүләре икешәр, өчәр гармун алып килгәннәр иде. Берничә дистә гармунчының, урам тутырып Гали гармуннарында уйнап бар­ганнарын, шулай Мәдәният йортына да килеп керүләрен, сәхнәгә чыккан һәр гармунчы кулындагы гармунның ничек ясалуы яисә кемнәндер сыер бәясенә сатып алынуы турында сөйләгәннәрен, Гали абый турындагы истәлекләре белән уртаклашуларын онытып буламыни?!

Гали Гәрәев ясап калдырган гармуннарның моңы бү­генге көндә тагын да ти­рәнрәк, моңлырак яңгырый сыман. Кеше китә, җыры кала, диләр. Бүген Гали Гәрәев ясаган тальян гармуннары илнең бөтен төбәкләрендә яшәүче моң сөюче гаиләләрдә, чит ил­ләрдәге шәхси музейларда сак­лана. Ә аның Иске Ярмәктәге өе диварында Татарстанның Мә­дәният иинистрлыгы грантына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ясаган мемориаль мәрмәр такта эленеп тора. Кызганычка, кояш баешында урамда гармун тавышлары гына ише­телми. Тик колакларына наушниклар тыккан балалар гына, үз эченнән нидер мыгырдапмы, көйләпме, берсен-берсе ишет­мичә, каядыр ашыгалар…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*