tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Кәримгә яңа музей ачтылар
Фатих Кәримгә яңа музей ачтылар

Фатих Кәримгә яңа музей ачтылар

“Үлем турында уйлама, илең турында уйла; илең турында уйласаң, гомерең озын була”. Шагыйрь Фатих Кәримнең канатлы сүзгә әйләнгән әлеге шигъри юлларын ишетмәгән, белмәгән кеше сирәктер. Шулай да аның иҗаты, каһарманлыгы турында аз беләбез, халыкка тиешенчә җиткермибез икән әле без. Берничә көн элек әдипнең туган җирендә – Башкортстанның Бишбүләк районындагы Ает авылында уздырылган музей ачу тантанасында катнашканнан соң, ирексездән шундый фикергә киләсең.

Тантанада чыгыш ясаган шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының (БТК) Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевтан калганнары әдипне әле начар белүләрен таныды. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев әнә: “Ни кызганыч, Фатих Кәрим иҗаты башкорт теленә тәрҗемә ителмәгән, башкорт телендә аның әле бер китабы да чыкмаган икән. Якташ шагыйребезне кичекмәстән башкорт әдәбияте дәреслегенә кертергә кирәк. Якын киләчәктә һичшиксез моны эшләрбез”, – дип белдерде.

Хатирәләр йорты

Фатих Кәримнең туган авылындагы, газиз нигезендәге беренче музее 1971 елда ачылган. Гади генә щитовой йорт була ул. 1999 елда, шагыйрьнең туксан еллыгы уңаеннан, әлеге бинаны сүтеп, кызыл кирпечтән яңасын җиткерәләр. 2007 елда музей ихатасында Башкортстан хөкүмәте һәм Бишбүләк районы хакимияте тырышлыгы белән әдипнең бердәнбер һәйкәле – бюсты куела. Әмма заман таләпләреннән шактый артта калган бина була бу. Башкортстан татарлары Фатих Кәримгә лаеклы музей бина булдыруда ярдәм сорап, Бөтендөнья Татар конгрессына мөрәҗәгать итә. Милләттәшләребезнең әлеге үтенечен Васил Шәйхразыев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерә. Нәтиҗәдә Президент каһарман шагыйребезнең музеен яңартуга 15 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар чыгара. Яңарту, төзекләндерү дип саналса да, миңа калса, өр-яңа музей саналырга хаклы әлеге хатирәләр йорты. Әнә  музей директоры Рәйсә Хафизова, элек бу бинаның мәйданы 63,4 квадрат метр иде, хәзер 174 квадрат метр тәшкил итә, ди. Йортның күләме өч мәртәбә диярлек арткан икән, билгеле, моны янкорма дип әйтү дөрес булмас.

– Без моннан ике ай элек килеп караганда бинасы әйбәт кенә булса да, ул кечкенә, шыгрым тулы, җиһазлары иске, шактый күп төзекләндерү эшләре башкару сорала иде. Хәзер ике зур зал, фонд саклау урыны, кечкенә генә булса да директор бүлмәсе, яшь буын өчен интерактив зона пәйда булды, тирә-ягы төзекләндерелде, – дип сөйләде безгә тантанадан соң әлеге куанычлы мәшәкатьнең шактый зур йөген үз җилкәсенә алган Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. Биредә шагыйрьнең шәхси әйберләреннән күлмәге, язу әсбаплары, чәнечке, кашыгы, хатыны Кадриянең башлыгы, кечкенә сумкасы-радикюле саклана икән. Яңа ачылган экспозициядә халыкка күрсәтү өчен Казан музейчылары Фатих Кәримнең шинелен һәм итеген алып килгән иде. Яңа экспозициядә әдипнең туган йортының макеты да урын алган. Сүз уңаеннан, әлегә музейда Рәйсә ханым берүзе генә эшли икән. “Бирегә моңарчы елына өчәр мең кеше килсә, хәзер тагын да артачагына шигем юк. Бәлкем болай зурайгач, Башкортстан Мәдәният министрлыгы Рәйсәгә ярдәмгә тагын берничә штат бирер”, – дигән өметен дә җиткерде Гөлчәчәк ханым.

Шагыйрьнең каһарманлыгы

Бу якты дөньяда 36 ел гына яшәп калган Фатих Кәрим. 1909 елның 9 гыйнварында  Дим елгасы буендагы шушы Ает авылында туып, сугыш бетәргә өч ай кала Көнчыгыш Пруссиядән фашистларны азат итү өчен барган сугышта һәлак була, шул туфракта җирләнә ул. Шушы кыска гына гомерендә бик күпне күрергә туры килгән аңа. Күпләр өмет баглаган яшь шагыйрьгә сугыш алдыннан, нахак бәлагә тарып, дүрт ел дәвамында Сталин лагерьларында  михнәт кичәргә туры килә. Шуңа карамастан, җәбер-золымнарны онытып, туп-туры яу кырына барып, кулына корал тотып, илбасарларга каршы сугышырга карар кыла ул. Өч ел да ике ай ут эчендә йөри. Хәрби курсларда укып, лейтенант дәрәҗәсенә ирешә, саперлар взводы командиры буларак, даими яу кырында була. Сугыш туктап торган мәлләрдә окоп-блиндажларда үлемсез әсәрләрен яза. Шул даулы көннәрдә иҗат ителгән “Үлем турында уйлама”, “Кыңгыраулы яшел гармун” кебек әсәрләрне кем яратмый икән?!

– Аяусыз сугыш көннәрендә шагыйрьнең күргән-кичергәннәрен фронттан язган хатларында күрергә-сизәргә мөмкин, – дип әдипнең иҗаты, яшәеше турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде безгә юлдашыбыз, язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов. – Бер хатында, сугышчыларым мине хөрмәт итә, шуңа мин бәхетле, сугышчыларым белән мин күзгә-күз карап аңлашам, дип яза. Язучының әсәрләрен өйрәнгәнче, иң әүвәл аның хатларын, көндәлекләрен укырга кирәк икән. Аларны укыгач, һәр әсәрнең язылу тарихын аңлагандай булдым. Чөнки ул хатларында елый-елый, көлә-көлә, хисләнеп сөйли. Сугыш тынып торган араларда солдатларның, блиндажларда җыелып, бер-берсенә кеше язмышлары турында хикәяләр укыганын күрә ул. Шуңа күрә тылдагы каләмдәшләренә, миңа да шигырьләр генә түгел, шундый күләмле, утыз-кырык битле хикәяләр җибәрегез әле, дип сорый әдип. Мин шулкадәр күпне күрдем, бу турыда хатларда язарга да куркам, дип таный,  Бөек Ватан сугышы турында зур роман язарга хыяллана. Гомәр Бәширов та аңа, син бит прозаик, сиңа сугыш турында роман язарга кирәк, дип киңәш бирә…

“Язгы таң”, “Разведчик язмалары” кебек повестьлар иҗат иткән прозаикның үлеме дә бик гыйбрәтле, зур каһарманлык үрнәге. 1945 елның 19 февралендә бер көн эчендә ике мәртәбә яралана. Мөгаен, берәү булса, хәл алыйм, көч җыйыйм, дип ятып калыр иде. Юк, ул кабат сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә. Тик өченче ядрә, өченче яра соңгысы була. Мондый каһарманлык мисалы, булса да, бик сирәктер. Юлдашыбыз, Фатих Кәрим премиясе лауреаты, шагыйрь Ренат Харис музей ачылган көнне район үзәгендә – Бишбүләктә булган әдәби-музыкаль кичәдә, шагыйрьнең бу каһарманлыгы Гиннессның рекордлар китабына кертелергә лаек, дип белдерде. Сәхнә түрендә быелгы Фатих Кәрим премиясенә лаек булган юлдашыбыз, Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихы институты хезмәткәре, әдип иҗаты буенча докторлык диссертациясе яклаган Рамил Сарчин, дөнья әдәбияты тарихында Фатих Кәрим кебек болай корал тотып, каһарманнарча сугышкан, ятып калган башка әдип юк, дип сөйләде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Бишбүләкнең күршесе булган Бәләбәй районы да үз җирендә шагыйрьнең белем-тәрбия алуына горурланып, әдип исемендәге премия булдырган икән, Рамил хәзер ике районның да бүләген алды.

Шагыйрьләр, пәйгамбәрләр кебек, кайчан ничек үләсен сизәләр, диләр. Әнә Муса Җәлил, соңгы җырым палач балтасына башым куйган килеш языла, дип язып калдырса, Фатих Кәрим бер шигырендә, илле фашист исән йөрер иде, мин бирегә килеп үлмәсәм, дип язмышын юраган.

Яугир язмышы

– Үлеп үлемсезлек яулаган каһарман шагыйребез, шөкер, онытылмый. Моңа бигрәк тә Калининград өлкәсендәге Багратионск шәһәренә, батыр милләттәшебез һәлак булган, җирләнгән төшкә баргач ышанасың, – дип сөйләде ул көнне сәхнә түреннән Фатих Кәрим премиясенә лаек булган тагын бер юлдашыбыз, күренекле галим, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин. – 3800 солдат һәм офицер күмелгән зиратның нәкъ уртасында шагыйребезнең җәсәде урнаштырылган. Бу каберләрнең һәрберсен үзәккә куеп булыр иде. Тик үзәккә кую өчен нәкъ менә аныкын сайлап алганнар! Кара мәрмәрдән ясалган паннода аның рельефы. Анда “Биредә татар-совет шагыйре, офицер Фатих Кәрим җирләнде” дип язылган. Бу үзе генә дә аны искиткеч зурлау булып тора.  Зиратка килү юлында Багратионскиның иң зур, иң төзек урамы Фатих Кәрим исемен йөртә. Өлкәдә шагыйрь иҗатын өйрәнү, пропагандалауга багышланган бөтенроссия конференцияләре оештырыла.

Татарстаныбызда да шагыйрь исемен оныттырмау, зурлау өчен шактый күп эшләнә. Әмма башкарасы эшләр дә аз түгел. Әйтик, Татарстан милли музеенда әле галимнәр кулы юньләп тимәгән 17 дәфтәре саклана икән. Әнә юлда барганда Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа үзендә моңарчы гыйльми әйләнешкә кермәгән, аерым китап итеп чыгарырлык шактый хат саклануын җиткерде. Бәһасез мирас бит бу.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*