tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрид Мифтахов: Без булганда татар теле бетмәс!
Фәрид Мифтахов: Без булганда татар теле бетмәс!

Фәрид Мифтахов: Без булганда татар теле бетмәс!

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор –башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” газетасы өчен интервью бирде. Әңгәмә барышында ул тел мәсьәләсенә карата үз фикерләре белән уртаклашты:

– Без бүген барыбыз да дә татар теле дип борчылып йөрибез. Ул Тукай вакытында да, Мәрҗани вакытында да шулай булган. Аллага шөкер, тел ул чакта да бетмәгән, хәзер дә бетми. Татар җанлы кешеләр – без булганда киләчәктә дә бетмәс. Туган тел ул безгә Ходай тарафыннан бирелгән зур байлык, – Фәрид Мифтахов.

Аның фикеренчә, беркем дә ата-ананы да,  телен дә, туган җирен дә, динен дә сайлый алмый. “Безгә ул югарыдан ничек бирелгән – шулай кабул итәбез. Аны үзгәртеп тә, сатып та, кире биреп тә булмый. Кешенең рухы нык булырга тиеш. Татар теле белән мин Төркиягә барсам да, Казакъстанга, Үзбәкстанга, хәтта Кытайга барсам да аралаша алам. Кытайда яшәгән уйгурларның теле татар теле белән тугандаш. Бу байлык түгелмени? Күп телләр белү – ул байлык, ә үзеңнең туган телеңне белү – бәхет. Без бәхетле дә, бай да булыйк”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе.

Тулы әңгәмәне “Халкым минем” газетасының сентябрь ае санында укып булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*