tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрид Мифтахов Кыргызстанда дустанә очрашуларда катнашты
Фәрид Мифтахов Кыргызстанда дустанә очрашуларда катнашты

Фәрид Мифтахов Кыргызстанда дустанә очрашуларда катнашты

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе галим Фәрид Фәиз улы Мифтахов Кыргызстанда дустанә очрашуларда катнашып, ике милләт халкының нәсел тамырлары береккән булуга тагын бер кат ышанып кайтты.

Кыргыз дуслар Татарстанда узган Бөрбаштагы “Чишмә бәйрәме”ндә бер шаккатырып китсәләр, үзләрендә узган чараларда татар халкына булган мөнәсәбәтләренең ихлас , җылы булуын расладылар.

“Мине иң горурландырганы – кыргызларның бөек язучысы Чыңгыз Айтматовның нәсел тамырлары безнең Татарстаныбыздан булуы! Чынгыз әфәнденең әнисе Нәгыймә Габделвәлиева татар булган. Алай гына да түгел, без ничә ел уздыра торган Мәчкәрә укулары җирлегенә барып тораша бу язмыш. Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә 1860 елларда Мәчкәрә авылында туган. Нәгыймә апаның әнисе дә татар милләтеннән булган, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов әнисе ягыннан бөтенләе белән татар милләтеннән, затлы морзалар нәселеннән икән бит! Бөек язучының музеенда йөргәндә, кичергән шатлык һәм горурлык хисләрем бихисап булды.
Язучы моны үзе дә белгән һәм гомеренең ахырында булса да татар тамырларын танып, 2006 елның 15 сентябрендә Кукмара музеена үз фикерләрен язып җибәргән:

«Кадерле Кукмара музеен оештыручылар! Сезгә әни ягыннан әби-бабаларым булган Габделвәлиевлар шәҗәрәсен төзү барышында тапкан мәгълүматларыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Могҗизага тиң бу хәбәр минем өчен көтелмәгән булды, ә Айтматовларның барлык гаиләсе, нәселе, әби-бабаларым өчен бу тарихи бөек хәбәр. Сез Кукмара җирендә безнең нәселнең шәҗәрәсен торгыздыгыз. Хәзер бу урын, бу авыл безнең өчен изге урын булачак…».

Әлеге кулъязма белән танышкач, кыргыз дусларга да үзләренең иң талантлы дип санаган язучыларының култамгаларын , Ыссык -Күлдә, Бишкәктә булган чакта да кыргыз кардәшләргә татар халкының үз тарихын ничек тирәнтен өйрәнүен күрсәтәсе килде,” – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрид Фәизович.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*