tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәүфыйк Кәримов Татарстан халкын бәйрәм белән котлый
Тәүфыйк Кәримов Татарстан халкын бәйрәм белән котлый

Тәүфыйк Кәримов Татарстан халкын бәйрәм белән котлый

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменә котлау хаты юллады. Хатта ул Казахстанда яшәүче ике йөз мең татар халкының Татарстан казанышлары белән горурлануын белдерде.

“Казахстан татарларына даими күрсәтелеп килгән ярдәм өчен, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына без чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”, диелә хәбәрдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*