tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы
Васил Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Васил Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле татарстанлылар!

Барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Быел әлеге бәйрәмнең “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән «Татар  халкының  бердәмлеге елы» кысаларында узуы икеләтә куанычлы вакыйга.

Республика көне – ул Татарстандагы төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилләрен берләштергән олы бәйрәм. Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык  уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Без заман белән бергә атлыйбыз. Дөньякүләм глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрендә дә кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең  башкалабыз Казанны, республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танулары аеруча да шатландыра. Без кайда гына яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз.

Кадерле дуслар,  бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                              В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*