tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Бикчәнтәев турында китап басылып чыкты
Фәрит Бикчәнтәев турында китап басылып чыкты

Фәрит Бикчәнтәев турында китап басылып чыкты

Фәрит Бикчәнтәевнең туган көнендә аның турында китап тәкъдим ителде.

«Бу китапны без Гөлшат Фәттахова белән эшләдек. Ул бик зур репетиция барышын яздырып аңа расшифровка ясады. Ул «Сүнгән йолдызлар» спектакленең «өстәл чорыннан» башлап, премьерага кадәр күрсәтә алды», – дип китап әзерләү барышы белән таныштырды ул.

«Минем ролем – гыйнвар аенда Казанга килеп атна буе Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшүдә иде. Минем гомеремдә моннан да озын интервьюның булганы юк иде», – дип дәвам итте Марина Дмитревская.

Театр белгече татар режиссеры белән моң, суфичылык, аның балачагы һәм башка темаларга фикер алышынган.

«Фәрит бик зур режиссер, фикер иясе. Аның турында бер генә түгел, күп китаплар язып булыр иде. Ул зур педагог. Ул милли мәдәниятне һәм телне саклау буенча зур эш башкара», – дип чыгыш ясады күренекле театр эшлеклесе, тәнкыйтьчесе Олег Лоевский.

Әлеге китап тәкъдим ителгән көнендә режиссерның култамгасы белән сатылды.

  • «Режиссер Фарид Бикчантаев» дип аталган китап Мәскәүдә 750 данә тираж белән басылып чыккан.
  • Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның алтмыш яшьлеге кичәсе «Ирдәүкә. Мөхаҗирләр» спектакленең генераль прогоны белән дәвам итте. Режиссер спектакльне тулысы белән көзгә – Марсель Сәлимҗановның туган көнендә чыгарачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*