tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә укучы Татарстан студентлары белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә укучы Татарстан студентлары белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә укучы Татарстан студентлары белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы белән очрашты.

Студентлар Вәкиллектә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән чираттагы очрашуга җыелды. Бу көннәрдә башкалада булган Фәрит Мөхәммәтшин югары уку йортлары студентларын сәламләргә конференц-залга керде. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр республика парламенты башлыгын озак вакыт җибәрмәде, күпсанлы сораулар бирде. Очрашуда катнашучылар арасында беренче курс студентлары да бар иде, алар Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә беренче тапкыр булды.

«Вәкиллекнең ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Бездә күп кенә кызыклы һәм файдалы проектларны гамәлгә ашыра торган Яшьләр советы актив эшли. Анда сезгә күңелсезләнергә туры килмәс. Һәм, әлбәттә, сезгә укуыгызда уңышлар телим. Алга гына!» – диде Равил Әхмәтшин.

«Бу очрашуга чын күңелдән шатмын. Сезнең белән горурланабыз! Сез молодецлар. Мәскәү югары уку йортына һәр кеше дә керә алмый. Ә монда уку тагын да кыенрак», – дип мактады студентларны Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы яшьләр проектлары, төбәкнең уңышлары турында сөйләде. «Һәр татарстанлы туган республикабыз турында горурланып сөйли ала», – дип ассызыклады ул. Диплом алганнан соң, Татарстан студентлары Казанга, туган республикаларына кайтырга карар итәрләр, дип ышануын белдерде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Студентларның татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турындагы сорауларына Фәрит Мөхәммәтшин туган телен парламент җитәкчесе булгач кына өйрәнүен әйтте.

«Лексикон җитмәде, мин татар телен белүчеләр белән дискуссиядә катнаша, сәяси мәсьәләләр турында фикер алыша алмый идем. Һәм шул вакытта мин үземә туган телемне өйрәнергә сүз бирдем. Көзге алдына басып, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, башка язучыларның китапларын кычкырып укый идем. Шулай итеп мин татар телен өйрәндем», – дип сөйләде ул яшьләргә.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Европа парламентында эшләү аны инглиз теле белән дә шөгыльләнергә мәҗбүр итүе турында сөйләде. «Яшьрәк булсам, гарәп телен дә өйрәнер идем», – диде ул фарсы телен өйрәнүче Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентына.

«Үз халкыгызны һәм безнең зур илнең башка халыкларын яратыгыз. Тормыш гади түгел, һәрвакыт барысына да әзер булырга һәм һәрвакыт ниндидер яңалыкка өйрәнергә кирәк. Уңышлар сезгә!» – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Очрашуда 19 югары уку йорты – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты студентлары һәм башкалар катнашты. Аларның күбесе Татарстаннан, шулай ук Башкортстан, Киров өлкәсе, Мордовия, Түбән Новгород, Ульяновски яшьләре дә бар.
  • Татарстанның Якташлар җәмгыятьләре Мәскәүнең егермеләп югары уку йортында оештырылган. 2013 елдан алар барысы да Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы составына керә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*