tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй халыкларны берләштерә
Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй халыкларны берләштерә

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй халыкларны берләштерә

25 июнь көнне, Ленинград өлкәсенең Санкт-Петербург янындагы Энколово авылында милли бәйрәмебез – Сабантуй узды. Бәйрәм мәйданына Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән, Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән меңләгән кунак җыелды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Элек – электән Сабантуй бәйрәме Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендә дә билгеле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген мәйданда кунаклар күп булуына бик шатбыз. Сабан туен күп милләт вәкилләре билгеләп үтә, ул безнең барлык халыкларны берләштереп торган бәйрәмгә әверелде».

«Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр безнең телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга мөмкинлек бирә, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан безнең илдә Сабантуй мәйданчыклары кимемәсен өчен бөтен көчен куя».

Парламент башлыгы 173 милләт вәкилләре яшәгән Татарстанда һәр халыкның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә зур хөрмәт белән карауларын билгеләп үтте. «Күптеллелек һәм күпмилләтлелек – Россиянең үзенчәлеге, һәм шул ук вакытта аның көче», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең сәламләү сүзләрен җиткерде.

Сабантуйның рәсми ачылышы мәйданның төп сәхнәсендә узды. Мәйдан үзәгендә «татар» һәм «башкорт» этнографик авыллары урнашкан. Быел татар авылын Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендәге вәкилләр булдырган.

Мәйданда шулай ук зур ярминкә дә оештырылган. Анда кулдан эшләнгән товарлар, милли татар һәм башкорт киемнәре, бизәнү, көнкүреш әйберләре һәм сувенирлар сатып алырга, шулай ук милли аш-судан авыз итәргә мөмкин иде.

  • Нева ярларындагы Сабантуйның тарихы инде 100 елдан артык, ул беренче тапкыр Санкт-Петербургның Юсупов бакчасында узды. Соңгы елларда бу бәйрәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург администрацияләренең һәрьяклы ярдәме белән оештырыла. Хәзерге вакытта шәһәр һәм өлкәдә 40 меңгә якын татар яши.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*