tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аблай авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды
Аблай авылында  “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды

Аблай авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды

Җәй айлары үзләренең яшеллеге, сандугачлар моңы, кошлар сайравы, аллы-гөлле чәчәкләре белән күңелне иркәләвен дәвам итә. Елның шушы иң күркәм мизгелләренең берсе – очрашу һәм күрешүләр вакыты, дип әйтсәк тә хата булмас. 25 июнь көнне Башкортстанның Чакмагыш районының Аблай авылы халкы өчен аеруча истәлекле көннәрнең берсе булып хәтерләрендә озак сакланыр. Чөнки биредә һәръелдагыча “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды.

Аблай авылында сабантуй бәйрәме күңелләрдә уелып калырлы, йөрәкләрдә сакланырлык матур үтте. Авыл хезмәтчәннәрен данлаган көтеп алынган бу тантана югары дәрәҗәдә булган, авыл үсешенә һәм күркәм рухлы бәйрәмне оештыруга  өлеш керткән тырыш авылдашлар бүләкләнде, якташлар көтеп алынган бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итеп, яше-карты күңел ачты.

Авыл халкының бердәмлеге, инициатив төркем, оештыру комитеты, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләренең булдыклылыгы да ихлас сокландыра. Үрнәк авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, сабантуй бәйрәменең шәрәфле кунаклары, иганәчеләр лаеклыларны хөрмәтләп уздылар.

Аблай авылының “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме милли уеннарыбыз, киренке барган ярышлар белән чын Сабан туена әверелде, зур әзерлек белән, бик күңелле үтте. Ахырдан милли бәйрәмебез изге һәм игелекле җанлы якташларыбыз Айрат һәм Ирина Мәкъсадовлардан авиашоу сюрприз булды. Кич көне Халыкара яшьләр көне уңаеннан дискотека оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*