tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылында Сабан туе гөрләп узды
Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылында Сабан туе гөрләп узды

Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылында Сабан туе гөрләп узды

Мәчәләй авылы бик матур урынга урнашкан. Биредә 500 ләп йорт. 4 мәчетләре бар. Ел саен матур итеп Сабан туен уздыралар. Пандемия нәтиҗәсендә милли бәйрәмебез соңгы ике елда гына оештырылмаган. Шуңа күрә быел аны аеруча көткәннәр.  Казахстаннан да кунаклар бар. Актүбә шәһәренең “Шатлык” татар-башкорт оешмасы каршында эшләүче ансамбль кызлары, егетләре бәйрәмгә үзләренең җыр-биюләрен алып килгән. Көне буе халык белән бергәләп күңел ачтылар.

Мәчәләй Сабан туе мәйданы гөрләп торды. Татарлар бәйрәмендә башка милләт вәкилләре дә катнаша. Украиннар, руслар, әзербайҗаннар – барысы бергә күңел ача. Үз милли җырларын бүләк иттеләр.

Авыл халкын Сабан туе белән котларга Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та килгән. Сәламләү сүзләрен татарча исәнләшеп башлады. “Ел саен традицион рәвештә уздырыла торган милли бәйрәм – Сабан туе белән чын күңелдән котлыйм, мин аның оештырылуына бик шат,” -дип белдерде район башлыгы. Ул авыл җирлегендәге тырыш хезмәтчәннәргә бәйрәм сәхнәсенә чакырып рәхмәт хатлары да тапшырды.

Самара өлкәсе татарларының бәйрәмен Татарстаннан килгән җырчылар, Татарстанның атказанган артистлары Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов бизәде. Алар Самара өлкәсендәге татарларның милли гореф-гадәтләребезне, телебзне саклап гомер итүләренә соклануларын белдерде.

Мәчәләйдә Сабан туен шушы авылдан чыккан булдыклы кешеләр уздыра. Төп оештыручыларның берсе – Мәчәләй егете, эшмәкәр, Самара татарларының “Дуслык” оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы  Фәхретдин Канюкаев. Милләте язмышы өчен янып йөрүче, Самарадагы татар мәктәбенә даими ярдәм итеп торучы, күп төрле чараларның инициаторы булган милләтпәрвәр ул. Авылдашларын да Сабан туе мәйданында очраштырып, бергәләп бәйрәм итү өчен инде шактый еллар күп көч куя.

Мәчәләй Сабан туеның үзенә хас үзенчәлеге – биредә ел саен Г. Тукай исемендәге шашка уеннары буенча өлкә чемпионаты уза. Бу эштә дә башлап йөрүче кеше – Фәхретдин Канюкаев. Әлеге ярышларга бөтен Самара өлкәсе районнарыннан җыелалар. Быел 21 команда ярышты. Мәчәләй авылы командасы беренче урынга чыкты. Икенче урында Волжский районы уенчылары, өченче урында Тольятти шәһәреннән килгән команда.

Кемдер шашка уйнап, кемдер бил алышып ярыша. Көрәш мәйданында балалар да, өлкәннәр дә көч сынашты. Мәчәләй Сабан туенда абсолют батыр исеменә лаек булу өчен 14 ир-егет көрәште. Мондый титулга Кәрим Рузметов лаек булды. Ә менә Сабан туе тәкәсен биредә бары тик Мәчәләй авылы көрәшчесенә генә бирәләр. Быел аңа өченче урын алган Эмиль Әхмәтов лаек.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*