tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Фикер» татар китабы клубы очрашуга чакыра
«Фикер» татар китабы клубы очрашуга чакыра

«Фикер» татар китабы клубы очрашуга чакыра

24 августта «Фикер» татар китабы клубында Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» әсәренә багышланган очрашу булачак.

Фикер» татар китабы клубы – ТР Милли китапханәсе Шәрык Клубы белән берлектә әзерләнгән яңа проект. «Фикер» — ул җанлы аралашу, сәнгать белән әдәбиятны берләштереп яңалык ачу, театр дөньясына да күз салу. Бу клубта яңгыраган һәр фикер — ниндидер кысаларга куып кертелмәгән, сүз ирегенә корылган әңгәмә, ди оештыручылар.

Очрашуның ахырында Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә әлеге әсәр буенча куелган спектакльдә төп рольне уйнаган артистлар белән әңгәмә була.

Әлеге чара «Шәрык» клубында 18.00 сәгатьтә булачак. Алдан теркәлү узарга кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*