tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Тинчурин театры артислары белән очрашу узды
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Тинчурин театры артислары белән очрашу узды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Тинчурин театры артислары белән очрашу узды

26 нчы майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә Нәбирә Гыйматдинова әсәре, Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган “Утка очкан күбәләктәй…” романтик драмасында катнашучы артистлар белән очрашу уздырды.

Чара “Тинчурин театры+” театраль проекты кысаларында үтте. Очрашуда спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, талантлы яшьләребез Лилия Камалиева һәм Салават Хәбибуллин катнашты. Җылы һәм күркәм чараны Илфак Хафизов алып барды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*