tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флешмобка нәтиҗәләр ясадык!
Флешмобка нәтиҗәләр ясадык!

Флешмобка нәтиҗәләр ясадык!

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы «И, Туган тел» дип исемләнгән флешмоб башлап җибәргән иде. Әлеге флешмоб кысаларында, теләгән һәр кеше туган телгә багышланган шигырь укып, безгә видео юллый алды. Шигырьнең татар телендә башкарылуы шарт иде. Эчтәлеге буенча  — аның татар халкы, туган телебез турында булуы, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, тарихын чагылдыруы зарур булды.

Видеолар 25 апрельгә кадәр кабул ителде. Без ике ай дәвамында бу видеоларны сайтыбызга  урнаштырып бардык. Бүген, 26 апрель — Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненендә нәтиҗәләр ясыйбыз.

1 урын – Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәдәният йорты директоры Зәйтүнә Вәлишина (157 карау

2 урын – Татарстан Республикасы Әтнә урта мәктәбенең IV класс укучысы Зәринә Шәйхиева (137 карау)

3 урын – Казан шәһәренең 96 номерлы гимназиянең IX сыйныф укучысы Хәярова Энҗе.(132 карау)

4 урын – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Булат Ибраһим

Җиңүчеләрне Конгрессның истәлекле бүләкләре көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*