tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ФОТОРЕПОРТАЖ: Оренбургта “Ак калфак” татар хатын-кызлары региональ җәмгыятенең VII съезды узды
ФОТОРЕПОРТАЖ: Оренбургта “Ак калфак” татар хатын-кызлары региональ җәмгыятенең VII съезды узды

ФОТОРЕПОРТАЖ: Оренбургта “Ак калфак” татар хатын-кызлары региональ җәмгыятенең VII съезды узды

18 гыйнвар көнне Оренбургта М.Фәйзи исемендәге өлкә татар драма театры бинасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары региональ җәмгыятенең VII съезды узды. Чарада Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе – Идрисова Кадрия Рәис кызы катнашты.

2024 елны Россия Президенты В.В.Путин “Гаилә елы” һәм Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итү уңаеннан, съезд “Милләтне шәхесләр үстерә, шәхесләрне гаилә тәрбияли” дигән исем белән узды.

Өлкәнең 20 районыннан 265 хатын-кыз, яшьләр, балалар катнашты.
Съездда Оренбург өлкәсенең 10 үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасы үтте. Һәр гаилә турында видео күрсәтелеп, гаиләнең кыскача тарихы яктыртылды. Шулай ук иң актив 27 хатын-кызы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*