tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан мөхтәсибәтендә Хиҗаб көне билгеләп үтелде
Югары Ослан мөхтәсибәтендә Хиҗаб көне билгеләп үтелде

Югары Ослан мөхтәсибәтендә Хиҗаб көне билгеләп үтелде

Югары Ослан мөхтәсибәте Бөтендөнья хиҗаб көненә багышлап хатын-кызлар өчен очрашу үткәрде. Әлеге чара Югары Осланның “Салихҗан” Үзәк мәчетендә узды.

Очрашу Югары Ослан районының өлкән абыстае Хәния ханым Гафиатуллина тарафыннан Коръән аятьләре укып, дога кылып башланды. Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлшат ханым Җиһаншина “Нәрсә ул хиҗаб һәм яулык, аның тормыштагы әһәмияте” дигән темага презентация ярдәмендә чыгыш ясады. Әлеге теманы рус телендә Югары Ослан районының үзәк китапханәсеннән Любовь Таҗиева дәвам итте – кунаклар арасында башка милләт вәкилләре, катнаш гаиләләрдән мөслимәләр дә бар иде.

Югары Ослан районының “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Әлфия ханым Минһаҗеваның, Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Гөлгенә ханым Дәүләтшинаның, “Хәзинә” төркеме мөнәҗәтчеләренең  чыгышын  чарада катнашучылар бик җылы кабул итте. Югары Ослан гимназиясе һәм урта мәктәбеннән чакырылган кечкенә мөслимәләр өчен мәдәният йорты хезмәткәре Сиринә ханым Гәрәева кул эшләре буенча, ә Ләйсән ханым Гайнетдинова яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрде. Балалар бүләккә бирелгән яңа баш яулыкларына, лалә чәчәкләренә һәм баллы күчтәнәчләргә бик шатланды. Аннары “Мин ничек яулык яптым” исемле чыгышлар ярдәмендә мөслимәләр истәлекләре белән уртаклашты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*