tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза шәһәрендә туган телне өйрәнү курслары бара
Пенза шәһәрендә туган телне өйрәнү курслары бара

Пенза шәһәрендә туган телне өйрәнү курслары бара

Пенза татарлары арасында туган телгә, тарихи үткәнгә кызыксыну артканнан арта бара. Бигрәк тә “Кагау” Сәүдә Үзәгендә (Акҗегетов Бакир Усман улы аркасында “Ак калфак” оемасы белән берлектә ) туган телне өйрәнү курслары ачылганын ишетү белән, әти-әниләр балаларын җитәкләп, инде тугызынчы мәртәбә дәрескә китерделәр, чөнки аңлыйлар: баланы яшьтән телгә, дингә, тарихи үткәнне аңларга  өйрәтсәң, киләчәктә  татар булуы белән горурланган, гадәт-йолаларны үтәгән, телне, динне саклаган бөек шәхесләр тәрбияли алабыз. Бүген ана теле дәресендә яшь кенә булса да, балалар белән уртак тел тапкан укытучы Алмаз Акҗегетов балаларны матур итеп татарча бәйрәмнәр белән котларга өйрәтте.

Инде ничә дәресләр балалар зур кызыксыну белән Ринат Узбековның татар тарихы материалларын да тыңлыйлар. Бу юлы тыңлап кына калмыйча, тамырлары тоташкан авылларның тарихын сорашып, өйрәнеп килгәннәр. Дәрестән чыккач, һәрвакыттагыча чәй өстәле артында аралашу булды.

Эльмира Васильева , “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*