tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Кариев театры яңа ел премьерасы тәкъдим итә
Г.Кариев театры яңа ел премьерасы тәкъдим итә

Г.Кариев театры яңа ел премьерасы тәкъдим итә

Бүген Кариев театрында премера – “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” ниһаять нәни тамашачыларга тәкъдим ителде.

Иртәнге ун сәгатьтәге беренче спектакелгә үк автобус арты, автобус тулып, балаларның килүе театр өчен, әлбәттә бик тә шатлыклы вакыйга, күңелле мизгел.

Башта кечкенә дусларга интермедия – Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чыршы тирәли Яңа Ел тамашасы күрсәтелде. Сабыйлар әкиятләр персонажлары белән бергә күңел ачтылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннары инде театр хезмәткәрләре аларны тамашачы залына озаттылар.

Нәни тамашачылар анда әкият дөньясына чумдылар, Куян Эдвард белән бергәләп гаҗәеп сәяхәт кылдылар. Шуңа да басым ясыйсы килә, премьера гаилә форматындагы спектакль. Аңа һәр караган кеше – кечесе дә. Олысы да, яшьүсмерләр дә шундук гашыйк була. Ул фәлсәфи дә. Уйландыра. Шулай ук көлдерә дә, елата да…

Әкият – спектакль алдыннан интермедия һәр сеанста күрсәтелә. Бүгеннән – кич белән, Кариев театрында  зурлар өчен спектакльләр дә  кабат тамашачыларын көтә.

Г.Кариев исемендәге
яшь тамашачы театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*