tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Кариев исемендәге театрда «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе узачак
Габдулла Кариев исемендәге театрда «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе узачак

Габдулла Кариев исемендәге театрда «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе узачак

2022 елның 4 нче октябрендә Казан шәһәре Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе узачак.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылган «Аулак өй – баттл» Респуликакүләм проекты ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» агентлыгы ярдәме белән ТРның төрле район, шәһәрләрендә укучылар, студентлар, иҗтимагый оешмалар арасында әдәби көрәш форматында уза.

Районнардан мәгариф хезмәткәрләре – методистлар, тәрбия эшлеклеләре, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, туган тел укытучылары өчен оештырылган «Аулак өй – баттл» да укучылар белән каләм ияләре белем алышачак.

Презентациядән соң фикер алышу, сорауларга җаваплар һәм Балык Бистәсе районына экскурсия планлаштырыла.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*