tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тарих эзләреннән» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тарих эзләреннән» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тарих эзләреннән» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

28 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тарих эзләреннән» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге тугызынчы тапкыр «Тарих эзләреннән» бәйгесен уздырды. Бу елны конкурс Идел буе Болгары дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган.

Бәйгегә барлыгы 482 рәсем килде. Татарстан Республикасының 33 районыннан һәм Россия Федерациясенең 16 регионыннан балалар катнашты.

Эшләрне рәссамнардан һәм тарихчылардан торган жюри әгъзалары бәяләде. Жюри тарафыннан бәйгедә 27 лауреат сайланып алынды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, һәр катнашучыга электрон сертификат җибәреләчәк.

28 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Г.Тукай, 74 адресы буенча урнашкан Габдулла Тукай әдәби музеенда бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*